Тикшеренүләр күрсәткәнчә, безнең илдә алкоголизм дәрәҗәсе һаман да югары дәрәҗәдә. Алкоголь кулланучы ил халкының саны 30 процент тирәсе тәшкил итә.
Алкоголизмның зыяны һәм аны дәвалау ысуллары турында "Молодежня газета"га Сәламәтлек саклау министрлыгы Республика клиник наркология диспансерының стационар шартларда медицина реабилитациясе бүлеге мөдире Татьяна Старостина түбәндәгеләрне сөйләгән:
– Алкоголизм — спиртлы эчемлекләрне системалы рәвештә эчү аркасында барлыкка килгән бик җитди авыру дип уйлаучылар аз. Аның симптомнары булып даими рәвештә алкогольгә ихтыяҗ, психик, соматик һәм неврологик авырулар, физик активлыкның, акыл эшчәнлегенең кимүе, шәхеснең деградациясе тора.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бәяләвенчә, 2020 елда алкоголь куллану бөтен дөнья буенча 3 миллион үлемгә китергән — эш алкогольгә бәйлелектә һәм бавыр циррозында гына түгел. Алкоголь очраклы җәрәхәтләр һәм үз- үзенә кул салу, шулай ук рак үсеше куркынычын арттыра.
Системалы рәвештә алкоголь куллану иртә картлыкка, инвалидлыкка китерә. Ә эчкечелеккә бирелүчән кешеләрнең гомер озынлыгы уртачадан 15-20 елга кыскарак. Чөнки алкогольнең зарарлы тәэсире кеше организмының барлык системаларына — нерв, кан һәм ашказаны-эчәк системаларына тәэсир итә
Белгеч, ВОЗ вәкилләренең "The Lancet PublicHealth" журналындагы белдерүенә сылтама ясап, сәламәтлек өчен алкоголь куллануның хәвефсез дәрәҗәсе юклыгын аерым ассызыклады.