Арабыздан бик иртә китеп, күңелләрне хәсрәткә салган җырчыбыз Вәсилә Фаттахованы тамашачы онытмый. Аның җырларын радио, телевидениедән сорап җырлаталар, Ире Илгиз Абдрәкыйпов оештырган хәтер концертларында алма төшәр урын да булмый.
Вәсиләбез тагын ике нарасыенда - кызында һәм улында яши, аларда аның каны ага, йөрәге тибә... Ире Илгиз дә хатынын күңеленнән чыгармый, ул һаман аның хакында якты хәтирәләр белән яши.
«Күкләр үзләренә иң яхшыларны ала… Кадерлеләребез беркайчан да вафат булмый, эзсез югалмый. Алар безнең догаларыбызда терелә һәм йөрәкләребездә мәңгегә кала», – дип язып куйган.
Фотода Вәсилә Фәттахова матур кызыл күлмәктән басып тора. Фотога фон итеп, артистның «Бәхетебез бикле ятмасын» җыры куелган.
Чын мәхәббәт тә, ул китергән бәхет тә хәтердә үлемсездер...