+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 сентябрь 2023, 17:51

Кинҗә Арслановка багышланган семинар узачак

Агымдагы елда башкорт хәрби начальнигы Кинҗә Арслановның тууына 300 ел. Бу истәлекле датага багышланган чаралар кысаларында тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары өчен республика семинары уздыру каралган.

Кинҗә Арслановка багышланган семинар узачакКинҗә Арслановка багышланган семинар узачак
Кинҗә Арслановка багышланган семинар узачак

Семинарда башкорт хәрби башлыгының күпкырлы шәхесен яктырту мәсьәләләре күтәреләчәк.

Шул чорда Башкортстан территориясендә булган тарихи вакыйгаларга объектив бәя биреләчәк. Анда Башкортстанның барлык муниципаль районнарыннан һәм шәһәр округларыннан 63 тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы катнашачак. Спикерлар булып республиканың абруйлы тарихчы галимнәре, Уфа фән һәм технологияләр университеты профессорлары чыгыш ясаячак.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас