

Көн тәртибендә - төбәктә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле һәм авыр тормыш хәлендә калган балаларны һәрьяклап үстерү башлангычларын тормышка ашыру мәсьәләләре.
Очрашуны ачып, республика Башлыгы «Әйдә уйнарга» Бөтенрусия уен фестиваленең заманча шартларда үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүдә аерым әһәмиятен ассызыклады.
– Без балалар өчен чын уенчыклар бәйрәме оештырдык. Шул ук вакытта бу балалар товарлары индустриясе үсеше һәм үсеп килүче буынны тәрбияләү белән бәйле бик җитди вакыйга, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Мария Львова-Белова республика җитәкчелегенә балаларны үстерүнең төрле юнәлешләренә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.
Фото: glavarb.ru