

Җырчының йөрәге узган төндә тибүдән туктаган. Бу хакта Татарстан Дәүләт филармониясенең матбугат хезмәте хәбәр иткән.
Флера Сөләйманова Кама Тамагы районының Иске Барыш авылында 1939 елның 10 мартында туган. 2006 елда аңа Татарстанның халык артисты исеме бирелгән.
Мәрхүмәнең туганнарының һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Ходай сезгә сабырлык бирсен.