

- Смотр-конкурс катнашучыларның профессиональ һәм шәхси үсешенә генә түгел, ирекле янгын сүндерү командаларының абруен күтәрү коралы да булып хезмәт итә, - диде Ирек Сәгыйтов.
Бүгенге көндә Башкортстан территориясендә 4 мең кешелек ирекле янгын күзәтчелегенең меңнән артык бүлекчәсе эшли. Ел башыннан ирекле янгын сүндерү командалары һәм дружиналар катнашлыгында меңнән артык янгын сүндерелгән.
Ирек Сәгыйтов билгеләп үткәнчә, ирекле янгын сүндерү командаларының халык белән профилактик эш алып баруда - янгын хәвефсезлеге чараларын үтәү турында инструктажларда, мичләрне һәм газ җиһазларын тикшерүдә, янгын сүндерүнең беренчел чараларын күрсәтүдә һәм янгын хәвефсезлеге буенча белешмәләрне таратуда ярдәме бәяләп бетергесез.
Фото: pravitelstvorb.ru