+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 сентябрь 2023, 09:05

Элек кешеләр дә сыйфатлы иде!

“Кызыл таң”ның 11 август санында Гөлнара Гыйлемханованың “Хуш, чөгендер куасы” дигән тирән фикерле мәкаләсен укыгач, каләм дустыма мөрәҗәгать итмичә булдыра алмадым. Бер утыруда кичерешләремне садә кәгазьдә сырладым.

Элек кешеләр дә сыйфатлы иде!Элек кешеләр дә сыйфатлы иде!
Элек кешеләр дә сыйфатлы иде!
Тарихта совет чоры дип шәрехләнгән заманнарда туып-үсеп, БДИсыз төпле белем алып, уңай мисалларда тәрбияләнгән, хәрби хезмәткә бармауны хурлык дип санаган кыйблалы буын вәкиле буларак, ул чордагы кибет ризыкларын бүгенгесе белән якынча да чагыштырып булмавын күптән танып, безгә дөрес нәтиҗәләр ясарга вакыт. Чөнки “застой”лы ул елларда ризыкнымы, эчемлекнеме, киемнәрнеме искә төшергәндә, аларны бары бер нәрсә берләштерүе хак: бу – соңгы чорда онытылып киткән “сыйфат” төшенчәсе.
 
Адәми затка иң кирәкле беренчел ризыкларның иң мөһиме булган икмәк галиҗәнапләрен бүген кемнәр, ничек, нәрсәдән пешерә, дигән сорауга кем җавап бирә ала? Аллаһка шөкер, икмәк белән кибет киштәләре шыплап тулы! Саннарның кайчан сыйфатка күчәчәге генә билгесез булып кала.
Яшерен-батырын түгел, бүген илебездәге сәүдә нокталарында, “гипер”мы ул, “супер”мы, бер сүз белән әйткәндә, бардак хөкем сөрә! Ул нокталарда эшләгән кеше буларак, аларның кухнясын яхшы беләм.
 
Кыяр, помидор, алмалардан табигый хуш ис килмәве, аларның өй температурасында да айлар, еллар буе бозылмавы, өлгергән көләч кәләш кыз кебек балкып гел бертөрле торуы безгә дә, балаларга да үтә дә куркыныч! Зарарлы химик препаратлар сиптерүчеләрне, Ватаныбызның киләчәген, нигезен какшатучылар буларак, кичекмәстән закон нигезендә җавапка тарттырырга кирәк. Хәтеремдә, без үскәндә халык контроле, ГОСТ хезмәткәрләре, вазыйфаларын төгәл, намус кушканча башкарып, сәүдә өлкәсендә закон бозучыларны ачыклый иде. Бүген моны кайтарырга кирәк. Бу – заман таләбе!
 
Хәзерге бал, хәлвә, чәй, ит-балык консервалары, куертылган сөт, повидло, конфет-печеньелар, аракы, шәраб, сыраның сыйфат кагыйдәләрен һәм стандартларын төгәл үтәмичә эшләнүен күпләр белә! Әмма барысы да авызына су капкан сыман.
 
Бу – минем шәхси фикерем. Бәлки мин хаталанамдыр. Гади кеше булсам да, халык хәбәрчесе, хак, кыю шагыйрь буларак, һәрвакыт гаделлеккә омтылып, тирәнрәк казырга, эзләнергә омтылуым күпләргә ошамыйдыр да.
 
Кешенең сәләтенә, фикерләвенә сәламәт ризык уңай тәэсир итә. Саф чишмә суларын эчеп, алабута, какы, юа ашап үскән әдәбият, сәнгать асылташлары урынына бүген дөньяны мактанчык, тәкәббер, очынчыклар басып алуы, бәлки, ясалма туклануның афәтедер, кем белә. Чипсы, кока-кола, бургерлар кулланган бәндәләрдән ничек югары сәнгать әсәрләре тудыра алырдай шәхесләр чыксын инде?! Мин шәхсән моңа шикләнәм.
 
Хәзер бит балаларны да дөньяга ясалма орлыкландырып табалар. Бу табигатькә, Аллаһка каршы килә. Боларның нәтиҗәләрен ишетеп тә, күреп тә торабыз. Илебездә моңа кадәр күзәтелмәгән бихисап тайпылышлы хаста нарасыйларны кызганам мин. Аларны терелтер өчен операцияләрнең хаклары кайвакыт 300 миллион сум тәшкил итә. АКШ, Германия, Израиль кебек дәүләтләрдә ясыйлар аларны. Бу бернинди халыкара һәм кешелек нормаларына сыймаган әхлакый гариплек. Кайгы-хәсрәттән череп баерга омтылу, аларның чын йөзен күрсәтүче барометр.
 
Кыскасы, элекке сыйфат кысаларына кире кайтып кына без дөньяны басып барган яман шешләрдән, зәгыйфьлектән, бихисап газаплардан котыла алачакбыз. Тагын бер кат шуны ассызыкларга телим: тормыш вә спорт сынауларында сынмаганыма, әле дә илһамланып иҗат дөньясында балкып януыма төп сәбәпче итеп, тәнемә-җаныма сихәт, көч-дәрт өстәгән, саф, сәламәт туклануны күрәм. Үткән шул еллар гаҗәп эчтәлекле, бай иде. Алай гына да түгел. Хәтта кешеләр дә XX гасырда алсу йөзле, ихлас, ачык, ярдәмчел, сизгер, шәфкатьле, киң күңелле иде. Әйтсәм әйтим инде, ул заманнарда хәтта кешеләр дә сыйфатлы иде!

Рәзиф ЗӘБӘЕРОВ.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас