+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 сентябрь 2023, 16:33

Мобилизацияләнгәннәр СВО тәмамланганчы өйләренә кайтмаячак

Бу хакта Дәүләт думасының Оборона комитеты рәисе Андрей Картаполов белдерде.

Мобилизацияләнгәннәр СВО тәмамланганчы өйләренә кайтмаячакМобилизацияләнгәннәр СВО тәмамланганчы өйләренә кайтмаячак
Мобилизацияләнгәннәр СВО тәмамланганчы өйләренә кайтмаячак

Мобилизацияләнгәннәр Украина территориясендә махсус хәрби операция (СВО) тәмамланганнан соң гына хәрби гамәлләр зонасыннан китәчәк. Бу хакта "Лента.ру"га Дәүләт думасының Оборона комитеты рәисе Андрей Картаполов белдерде.

- Алар махсус хәрби операция тәмамланганнан соң өйгә кайтачаклар. Ротация каралмаган. Аларга һәр 6 ай саен отпуск алу мөмкинлеге каралган. Хезмәткәрләр бу мөмкинлектән актив файдалана, - дип белдерде депутат.

Элегрәк Андрей Картаполов мобилизациянең яңа дулкыны булмаячагы, гаскәрләрнең контрактчылар белән тулылануы хакында белдерде.

Фото: ruposters.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас