+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 сентябрь 2023, 03:35

Скейт-парк ябылган... һәм ачылган

Октябрьскийда халык мөрәҗәгатеннән соң, искесе урынына яңа мәйданчык барлыкка килгән.

Скейт-парк ябылган... һәм ачылганСкейт-парк ябылган... һәм ачылган
Скейт-парк ябылган... һәм ачылган

Узган атнада Республикага идарә итү үзәгенең мәгълүмат системалары тарафыннан юллар буенча 892 мөрәҗәгать теркәлгән. Уфа, Стәрлетамак, Благовещен һәм Иглин районнарында яшәүчеләрдән алар аеруча күп килгән.

Торак-коммуналь хуҗалык буенча мөрәҗәгатьләр – икенче урында. Башлыча кайнар су булмау, шулай ук суның бетүе һәм торбаларның тишелүенә зарланалар.

Җәмәгать транспорты темасына мөрәҗәгатьләр арткан. Шәһәр халкы кайбер маршрутларда автобусларда кешенең күплегенә канәгатьсезлек белдерә. Иң күп сораулар Миловка паркының Уфа белән транспорт элемтәсе буенча килгән. Гомумән алганда, 4-10 сентябрьдә республика халкының 3 982 хәбәре теркәлгән. Бу нәкъ бер атна элек булган кебек.

Менә шуларның берничәсе. Уфада Академик Курчатов урамында юл участогы ремонтланган. Зур йөк машиналары тукталышында тирән чокыр хасыйл булуы турында урындагы халык социаль челтәрләрдә язган. Автоһәвәскәрләргә хәтта куркыныч участокны каршы як полоса буенча үтәргә туры килгән. Мондый комментарийны август башында ЦУРның мәгълүмат системалары теркәгән. Проблеманы хәл итүгә Уфаның Киров районы хакимияте кушыла. Башта бу участокның баланс тотучысын билгелиләр. Аннан соң подрядчы оешма мәйданчыкны ремонтлауга керешә. Юл участогына вак бөртекле асфальт түшәлгән.

Башкортстан ЦУРының урындагы коллегалары белән берлектә эшләвенә тагын бер мисал. Благовещенда Чапаев урамындагы тротуарны ремонтлау төгәлләнгән. Ремонт эшләрен тәмамлау вакыты бер хатын-кызны кызыксындырган: бу хакта ул социаль челтәрләрдә июль уртасында ук язган. 31 августта тротуар тулысынча асфальтланган. Шулай ук монда яңа уңайлы тукталыш павильоны урнаштырылган.

Салават шәһәрендә Б. Хмельницкий урамы белән Монтажчылар бульвары киселешендә юл билгеләре ясаганнар. Аның кирәклеге турында социаль челтәрләрдә шушы шәһәрдә яшәүчеләрнең берсе искә төшергән. Мөрәҗәгатьне сентябрь башында “Инцидент-менеджмент” мәгълүмат системасы теркәгән. Шәһәр хакимияте аны контрольгә алган. Җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләрнең иминлегенә кагылганлыктан, әлеге инцидент оператив рәвештә эшләнгән: берничә көннән соң билге төшерелгән. Нефтекамада җәй дәвамында шәһәр дәваханәсен яңартканнар: балалар бүлегендә косметик ремонт ясалган, керү төркеме өстендә козырек алыштырылган, түбә буялган һәм тагын бик күп вак ремонт эшләре башкарылган. Агымдагы елның июнь башында шәһәрдә яшәүчеләрнең берсе ремонт кирәклеге турында язган булган, социаль челтәрләрдә комментарийны Башкортстан ЦУР мәгълүмат системасы теркәгән.

Сәламәтлек саклау министрлыгы әлеге инцидентны контрольгә ала. Бу хакта Нефтекама дәваханәсе җитәкчелеге белән сөйләшүләр алып баралар. Ачыклануынча, медицина учреждениесе җитәкчелеге җәй айларына ремонтны планлаштырган булган инде. 5 июньдә балалар бүлегендә косметик ремонт башлана. Коляска бүлмәсе ремонтлана, пандус янындагы асфальт яңартыла. Параллель рәвештә төзелеш материаллары сатып алалар. Аннары иске козырекны яңасына алыштыру буенча эш башкарыла. 31 августта керү төркеме өстендә түбә ремонтлана.

Октябрьский шәһәрендә Ю.Гагарин исемендәге паркка яңа скейт-майданчык урнаштыралар. Искесенең яраксыз хәлгә килүе, спорт элементлары ватылуы турында халык 10 майда социаль челтәрләрдә язган. Октябрьский шәһәре хакимияте шунда ук инцидентны контрольгә алган. Икенче көнне үк Гагарин паркындагы скейт-паркны комиссия тикшерә һәм аны ябалар. Белгечләр скейт-мәйданчыкны ремонтлаудан файда юк, яңасын төзергә кирәк, дигән карар чыгара. Аны футбол кыры янында урнаштырырга планлаштыралар. Подрядчыны билгеләү буенча конкурс процедурасы үткәрелә. Августта булачак скейт-парк өчен нигез әзерләнә, ә аннан соң подрядчы яңа җиһазлар монтажлауга керешә. Эшләр урындагы бюджет акчалары исәбенә башкарыла. Сентябрьгә Октябрьский халкының скейтбордта шуу өчен яңа мәйданчыгы барлыкка килә. Яшь спортчылар аны инде тулысынча үзләштерә башлаган.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас