

Тикшеренүләр күрсәтүенчә, Уфада яшәүчеләргә бәхет өчен айга 205 мең сум кирәк. Моны SuperJob ачыклаган.
Ресурс бөтен ил буенча респондентлардан үзләрен бәхетле хис итәр өчен күпме акча кирәклеге турында сораштырган. Иң күп акча мәскәүлеләргә (265 мең сум), петербурглыларга һәм Владивостокта яшәүчеләргә (230 меңәр) кирәк, Хабаровскида - 220 мең һәм Дондагы Ростовта - 218 мең таләп ителә.
Иң тыйнаклар Ярославльдә, Барнаулда, Кировта, Волгоградта һәм Әстерханда (177-180 мең сум) яши.
Уфалылар еш кына 205 мең сумны атаган. 2022 елның октябрендә бу сумма - 185 мең, 2022 елның апрелендә -177 мең, 2021 елның маенда -160 мең, 2019 елда -170 мең, 2018 елда 169 мең сум тәшкил иткән.
Фото: башинформ