

Бу хакта «Экосистема» бөтенрусия иҗтимагый экология хәрәкәте рәисе Александра Рябых хәбәр итте.
Александра Рябых искәрткәнчә, «Экосистема» хәрәкәте агымдагы елда Владимир Путин кушуы буенча оештырылган. Ярты ел эчендә хәрәкәт 200дән артык акция һәм проект үткәргән.
Алар ярдәмендә илнең төрле төбәкләрендә экология практикаларына 150 меңнән артык кеше кушылган. Александра Рябых «Русия суы» бөтенрусия акциясендә өмә оештыручыларга рәхмәт белдерде, шулай ук «ГеоВызов» халыкара чемпионаты локацияләренең берсен әзерләгәне өчен "Роснедр"га рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, киләсе очрашу Архангель районында узачак. Бу хакта «Молодежная газета» хәбәр итә.
Фото: okt-neft.ru