Байтак еллар элек район гәзите хезмәткәре Фәнил Солтановның “Кырык елдан соң очрашу” дигән мәкаләсе басылып чыккан иде. Ул, үзенең сыйныфташлары белән очрашу турында язган иде. Шул вакытта: “Мәктәпне тәмамлаганнан соң кырык ел үткәч тә очрашып буламыни?” — дип уйлап куйган идем. Менә дистә еллар үткәч, үзем дә аңладым: күңелләрне балачакка алып кайта торган искиткеч җылы очрашу икән ул.
Безнең дә быел Сахай урта мәктәбен тәмамлаганга 45 ел тулды. Ерак 1968 елда безне, Сахай авылында туып-үскән кыз-малайларны, мәктәпкә чакырып, ике сыйныфка бүлеп, парта артларына утырттылар. 1нче “б” сыйныфы Халидә Бикташева тәрбиясенә эләкте. Ул бүген дә исән-сау. Үзе укытып чыгарган укучыларының тормышына, балалар үстереп, матур яшәүләренә сокланып кына калмый, укучыларының балаларына да белем һәм тәрбия бирүенә ире Рәшит абый белән сөенеп яшиләр.
Ә безне, 1нче “а” сыйныфы укучыларын, Хәдичә Хәсәнова үз канаты астына алды. Сахай авылы мәдәният йортында эшләгән чагымда аның белән очрашу үткәреп, мөгаллимәбезнең 96 яшен билгеләвебезгә сөенеп бетә алмыйм. Хәзер Хәдичә Сабирҗан кызы арабызда юк инде. Шулай да аның ачык, елмаюлы йөзе, ихлас карашы, ягымлы сүзләре безнең күңелебездә яши.
Күптән түгел без, сыйныфташлар белән җыелышып, шушы күңелле дә, ваемсыз да, шул ук вакытта шау-шулы мәктәп елларын искә төшердек. Сахай урта мәктәбенә килеп кергәндә, элеккечә, безне кыңгырау чыңлавы каршы алды. Без, ун ел буе укыган сыйныф бүлмәсенә үтеп, һәркем үз партасы артында урын алды. Хәзер укытучыбыз килеп керер дә дәрес башланыр кебек тоелды.
Әйе, гомер елгасы кырыс та булды, арабыздан матур, шатланып, гөрләтеп дөнья көткән сыйныфташларыбыз Касыйм Вилданов, Миңзифа Ялалетдинова, Рамил Шаянов, Фәнил Мәҗитов, Шәкүр Вәлиев, Исмәгыйль Хәлиуллин, Миннислам Якупов, Тимерҗан Миһранов, Фәнүзә Хәмитова, Гайсар Хәсәнов, Вәсим Сабуров, Фәһим Мусинны бик иртә алып китте. Исән булсалар, алар да безнең белән елмаеп-көлешеп, рәхәтләнеп сөйләшеп, үткәннәрне искә төшереп утырыр иде...
Әйткәндәй, сыйныфташыбыз Наил Зәйнуллин дистә еллар туган мәктәбебезгә җитәкчелек итә. Шуңа безне ихлас каршылап, беренче сүзне ул алды. Ул безне укыткан укытучыларның һәммәсен исемләп искә төшерде. Кызганычка каршы, бүген Раил Сәгыйтов, Фәез абый Ракаев һәм Разыя апа Идрисова гына исән-саулар.
Дүртенче сыйныфка кадәр безнең сафлар арта гына барды. Костыгыл авылыннан укучылар да күп иде. Ә тугызынчы сыйныфта иске шәрәйлеләр дә кушылды.
Бүген инде һәммәбез дә нәнәй-картәтиләр булдык, оныклар шатлыгына төренеп яшибез. Бу — үзе зур сөенеч һәм бәхет.
Мәктәп елларын озак искә төшереп утырырга туры килмәде, балачак белән очрашу вакыты узганын аңлатып, кыңгырау шалтырады. Һәм без, мәктәбебез белән саубуллашып, сыйныфташыбыз Рәйфә Баемованың йортына юландык. Үткәннәргә сәяхәтебез анда дәвам итте.
Балачак, мәктәп еллары бик тиз үткән кебек, 45 елдан соң очрашу да сизелми ахырына якынлашты. Алда әле безне тагын да озак һәм хәерле гомер, алсу таңнар, бәхетле көннәр һәм яңадан-яңа очрашулар көтсен иде!
Таһир ВИЛДАНОВ.
Кырмыскалы районы.