

Кичә Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Әйда уйнарга!” беренче Бөтенрусия уеннар фестиваленә югары бәя бирде. Чара нәтиҗәләре буенча ул Башкортстан-ның Сәнәгать министрлыгына уенчыклар индустриясенә ярдәм итү программасын әзерләргә кушты. Республика җитәкчесе билгеләп үтүенчә, бу — икътисадның зур өлеше, һәм республикага акрынлап бу тармакта үз өлешен арттырырга кирәк.
Башкортстанда “Сәламәт республика — сәламәт төбәк” акциясе тәмамланды. Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин билгеләвенчә, узган атнада табиблар 150 меңенче пациентны кабул иткән. 17 апрельдән 15 сентябрьгә кадәр дәвам иткән акция чорында 150190 кеше тикшерелгән, 40796 тикшеренү үткәрелгән һәм 22012 авыру ачыкланган.
Русия Герое Максим Серафимов исемендәге “Патриот” хәрби-патриотик паркы ачылганнан бирле күләмле чараларга 26000 кеше килгән. Бу хакта паркның генеральный директоры Александр Старшинин белдерде. “Патриот”та хәрби техника өчен музей-күргәзмә территориясе төзекләндерелгән. Биредә ачык һавада төрле еллардагы 32 берәмлек хәрби техника куелган, экспозицияне тулыландыру мәсьәләсе карала. Плац, юллар, парковка һәм КПП бинасы ремонтланган, спорт үзәге, башка спорт мәйданчык-лары төзелгән, шул исәптән ГТО нормативларын тапшыру өчен парашют-десант вышкасы урнаштырылган. “Геройлар узышы” өчен территория төзелгән, трассаларның гомум озынлыгы — 17 километр. Киләчәктә, шулай ук, ат спорты комплексы, тир, күргәзмә үзәге һәм глэмпинглы буа төзеләчәк, “Махсус хәрби операция” музеен булдыру мәсьәләсе хәл ителә.
Радий Хәбиров Александр Старшининны “Хезмәт батырлыгы өчен” медале белән бүләкләде. “Бу проектка керешкәндә мин, дөресен генә әйткәндә, икътисадның бик күп төрле тармакларын колачлармын, дип көтмәгән идем. Болар — мәгариф тә, төзелеш тә, спорт та, мәдәни чаралар да, авыл хуҗалыгы да. Сугыш тематикасы буенча да күп аралашырга туры килде. Мин моның белән шөгыльләнүемә шат һәм канәгать”, — дип белдерде “Патриот” җитәкчесе.
Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Алан Марзаев муниципалитетларга керү урынында урнашкан стелаларны тиешле хәлгә китерү буенча эшләр турында бәян итте. Бүгенгә 252 стеланың 200е муниципалитетлар тарафыннан ремонтланган. Радий Хәбиров, үз чиратында, стелаларны ремонтлауның хакимият башлыкларының тулы җаваплылыгында булуын билгеләп үтте һәм бу мәсьәләне тулысынча хәл итәргә чакырды. Ул ноябрь ахырына стелаларны тәртипкә китерү турында доклад әзерләүне һәм аларны алмаштырырга кирәк булган муниципалитетлар исемлеген төзү бурычын куйды.
Бүген Башкортстанда мәйданнарның 85 процентыннан диярлек (1,44 миллион гектар) уңыш җыеп алынган, 2,8 миллион тонна ашлык тупланган, уртача уңыш — гектарыннан 19,5 центнер. Ун район урып-җыю кампаниясен тәмамлый. “Гомумән алганда, 280 мең гектар тирәсе җирдән уңышны урып-җыясы калды, нигездә, болар — карабодай, тары һәм кукуруз”, — диде вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
Хәзерге вакытта “Морадым тарлавыгы” табигый паркында 9 зубр яши, аларны май аенда Белорус-сиядән алып кайттылар. Кыргый хайваннарны урнаштыру өчен шушы урын сайланган, чөнки аның территориясе урманнарга бай һәм дәүләт саклавында тора. Моннан тыш, зубрлар монда елның салкын вакытында азык белән тәэмин ителәчәк. Бу хакта табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов сөйләде.
Зубрлар өчен вольерлар төзелгән. Әле паркка килүчеләр өчен күзәтү мәйданчыгы җиһазландырыла. Хә-зерге вакытта хайваннар ирекле кө-түдә йөри. Зубрларны даими күзәтү алып барыла, аларның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Хайваннар бик сак һәм куркыныч билгеләре булганда куе урманда яшеренәләр. Агымдагы елның 30 ноябренә кадәр Башкортстанга Белоруссиядән тагын 9 зубр кайтару планлаштырыла.