-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 сентябрь 2023, 09:45

Депутатлар үзебезнең автомобильләргә күчеп утыра

Дәүләт думасы Советы, депутатлар Русиядә җитештерелгән автомобильләрдән генә файдаланырга тиеш, дигән карарны бертавыштан кабул итте.

Депутатлар үзебезнең автомобильләргә күчеп утыра
Депутатлар үзебезнең автомобильләргә күчеп утыра
Аларга төбәктә вәкаләтләрне гамәлгә ашыру өчен машиналар бирү мәсьәләсе каралды.

Дәүләт думасының Телеграмм-каналы мәгълүматлары буенча, 2024 елдан башлап үз сайлау округларында депутатлар Русия автомобильләре белән генә тәэмин ителәчәк. Элегрәк Дәүләт думасы Рәисе Вячеслав Володин хәбәр иткәнчә, Дәүләт думасы Мәскәүдә хезмәт автотранспортын ватаныбыз маркаларына гына алмаштыра башлаган.

"Бу карарлар Русия автосәнәгатен үстерүгә ярдәм итәчәк, ә бюджет акчалары илдә калачак", - дип билгеләп үтте Вячеслав Володин.
 
Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: