+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 сентябрь 2023, 14:17

Электрон повесткаларны санга сукмаучыларга - җәза

Озакламый хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланачак. Повесткалар киләчәк. Хәрби комиссариатка җитди сәбәпсез килмәгән өчен нинди җәза каралган?

Электрон повесткаларны санга сукмаучыларга - җәзаЭлектрон повесткаларны санга сукмаучыларга - җәза
Электрон повесткаларны санга сукмаучыларга - җәза

Дәүләт думасының Оборона комитеты рәисе Андрей Картаполов белдерүенчә, быел хәрби хезмәткә көзге чакырылыш вакытында электрон повесткаларны санга сукмаган егетләр өчен штрафлар каралмаган. Ул ассызыклаганча, бу кәгазь повестка алмаган хәрби хезмәткә чакырылучыларга гына кагыла.

- Традицион чакыруның төп ысулы - кәгазь повесткалар. Электрон - өстәмә, - дип аңлатты Андрей Картаполов.

Электрон повесткаларны санга сукмаган өчен штраф салу 2024 елның 1 гыйнварыннан гына башланачак. Гамәлдәге законнар нормалары буенча, хәрби комиссариатка җитди сәбәпсез килмәгән өчен 30 мең сумга кадәр штраф каралган.

Быел хәрби хезмәткә көзге чакырылыш 1 октябрьдән башлана һәм 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Фото: lenta.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас