– Совет мәйданында – тагын бер фестиваль! Әлбәттә, иң беренче чиратта әти-әниләре, дәү әни-дәү әтиләре белән килгән балаларыбызны сәламлим. Фестиваль нәкъ менә алар өчен. Гомумән, фестиваль бик җитди, чөнки без балаларыбызның нинди уенчыклары булырга тиешлеге турында уйланырга тиеш. Алар сыйфатлы, кызыклы, аңлаешлы булырга тиеш. Шуңа күрә монда һәркем үзе өчен кызыклысын табар дип уйлыйм. Барыгызга да яхшы кәеф телим! Балаларыгызны сөендерегез һәм әйдәгез бергәләп уйнарга! – диде Радий Хәбиров фестивальне ачу тантанасында.
Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният буенча комитеты рәисе Лилия Гомәрова парламентның югары палатасы спикеры Валентина Матвиенконың сәламләү сүзләрен җиткерде. Русиянең мәгариф министры урынбасары Татьяна Васильева форумның балалар тәрбияләүдә бик мөһим булуын ассызыклады.
Иран уенчыклар ассоциациясенә нигез салучы, Иран уенчыклар консорциумы башлыгы Мөхәммәтхөсәен Нахчи республика җитәкчелегенә шундый чагу фестивальгә чакырулары өчен рәхмәт белдерде.
Шул ук көнне Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Федерациясе Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова белән очрашты.
Көн тәртибендә төбәктә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле һәм авыр тормыш хәлендә калган балаларны һәрьяклап үстерү башлангычларын тормышка ашыру мәсьәләләре каралды.
Республика Башлыгы “Әйдә уйнарга” Бөтенрусия фестиваленең үсеп килүче яшь буынны заманча шартларда тәрбияләүдә аерым әһәмиятен ассызыклады.
– Без балалар өчен чын уенчыклар бәйрәме оештырдык. Шул ук вакытта бу – балалар товарлары индустриясе үсеше һәм үсеп килүче буынны тәрбияләү белән бәйле бик җитди вакыйга, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Мария Львова-Белова республика җитәкчелегенә балаларны үстерүнең төрле юнәлешләренә ярдәм өчен рәхмәт белдерде.
Фестивальнең пленар сессиясендә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров катнашты. Министрлар Кабинеты башлыгы билгеләп үтүенчә, уенчыклар дөнья базарында якынча 160 миллиард долларга бәяләнә, 2027 елга ул 250 миллиард долларга кадәр үсәр, дип көтелә.
Чара ахырында Андрей Назаров фестивальнең балалар товарлары индустриясе вәкилләре, мәгариф өлкәсендәге белгечләр һәм ата-аналар җәмгыяте өчен ел саен популяр һәм кирәкле булачагына ышаныч белдерде.
Башкортстан Милли музееның ике залында тарихи уенчыклар күргәзмәләре оештырылды. Беренчесендә Уфа районының Подымалово авылы янындагы археологик казылмалар алып барылган урында табылган борынгы кешеләрнең балалары уйнаган сөяк уенчыклардан алып, совет чоры уенчыкларына кадәр барысы да игътибарны җәлеп итте. Алар арасында совет балалары уйнап үскән курчаклар, йомшак аю балалары, кечкенә уен кораллары һәм башка бик күп кызыклы экспонатлар бар иде.
Уфа дәүләт сәнгать институты янында “Тылсымлы ихата” мәйданчыгы оештырылган иде. Биредә Уфа “Нур” татар дәүләт театры артистлары кунаклар өчен махсус программа әзерләгән. Яраткан мультфильм геройлары нәни тамашачылар белән бергә уйнап, көлеп, җырлап-биеп күңел ачты. Соңыннан “Әйдәгез, дус булыйк” дигән спектакль күрсәтелде. Матур, чагу тамаша барысының да күңеленә хуш килде.
Уфаның Совет мәйданында узган “Әйдә уйнарга!” Бөтен-русия фестивалендә 200 меңнән артык кеше булды. Балалар уенчыклары индустриясенең беренче форум-күргәзмәсе Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән үткәрелде.
– Республикабызның һәм Уфаның төп мәйданын бу дүрт көнгә без балаларыбызга бирдек. Миңа калса, вакыйга уңышлы килеп чыкты. Без үзебез дә балаларыбызның иң яхшы уенчыклары булсын дип эшләргә телибез. Аларны яхшы кешеләр булырга өйрәтә торган уенчыклар булсын иде ул. Һәм әгәр сезгә бу фестиваль ошаса, мин хәзер барлык балаларны һәм өлкәннәрне киләсе елда ук икенче “Әйдә уйнарга!” фестиваленә чакырам, – диде Радий Хәбиров фестивальне ябу тантанасында.
Совет мәйданы 4 көнгә чын балачак территориясенә әверелде. Биредә уеннар һәм ярышлар узды, зур курчаклар һәм мультфильмнар геройлары йөрде, балалар өчен осталык дәресләре оештырылды. Шулай ук яраткан әкият геройлары белән фотога төшәргә мөмкин иде.
Эшлекле программаның пленар сессиясе кысаларында хезмәттәшлек турында өч килешү имзаланды.
Быелгы фестиваль алтын көзнең кояшлы көннәрендә узды. Анда катнашкан һәркемнең күңелендә балачакның алтын кояшы уелып калды һәм без аның киләсе елда булачагын көтә дә башладык инде.
Резида ВӘЛИТОВА.