15 сентябрь иртәсендә Әбҗәлил районының Аскар авылында яшәүче бер ир урманга гөмбә җыярга киткән. Хәмит авылына таба түбән төшкән урында аңа аю очраган. Ир кыска гына видео төшергән.
“Ярый әле машинам якында гына иде. Яссытабанны машина тавышы белән куркыттык”, – дип язган социаль челтәрләрдә гөмбәче. Урман хуҗасы белән очрашуының истәлеге итеп, ир селфи төшергән.
Ай-һай, болай ярыймы икән...