+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 сентябрь 2023, 15:38

Алиса Мариевская: "ГеоВызов" - ул үз-үзеңә чакыру

Кичә Архангель районының Аскын авылында I “ГеоВызов” халыкара геологик чемпионатының чираттагы этабы узды. Чарада катнашучыларның берсе үзенең тәэссоратлары белән уртаклашты.

Алиса Мариевская: "ГеоВызов" - ул үз-үзеңә чакыруАлиса Мариевская: "ГеоВызов" - ул үз-үзеңә чакыру
Алиса Мариевская: "ГеоВызов" - ул үз-үзеңә чакыру

- Елгада нинди күләмдә су агуы турындагы мәгълүмат ни өчен кирәк? - дигән сорауга:

- Ә сез елга саегамы-юкмы икәнен ничек белер идегез? Ә монда төгәл математик исәпләүләр ярдәмендә барысы да аңлашылачак. Мондый мәгълүмат күп кенә ведомстволарга, Табигатьтән файдалану яки Авыл хуҗалыгы министрлыкларына, мәсәлән, басуларны сугару өчен су җитүен, сусаклагычның никадәр тиз тулачагын яки агым буенча түбәнрәк урнашкан торак пунктларны су басу куркынычы яныймы икәнен исәпләргә кирәк, - дип аңлата Урал дәүләт тау университетының икенче курс студенты Алиса Мариевская.

Яшь кыз сүзләренчә, ул элегрәк бер тапкыр Төмәндә мондый ярышларда катнашкан булган. Ә Башкортстан җиренә Алиса беренче тапкыр килгән.

Алиса Мариевская студент кына түгел, ә тәҗрибәле спортчы да булып чыкты. Ул күп еллар спорт туризмы белән шөгыльләнә, зур ярышларда җиңү яулаган.

Исегезгә төшерәбез, 16-22 сентябрьдә Башкортстанда I Халыкара “ГеоВызов” геология чемпионаты уза. Чарада катнашырга 20 команда заявка биргән, шул исәптән безнең университетлардан. Аларны 11 тематик ярыш, проектларны яклау һәм әйдәп баручы экспертлар белән эшләү көтә.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас