

Исегезгә төшерәбез, 2015 елда бу уку йорты колледж статусын ала. Бүгенге көндә колледжның Тәтешле районы Бүл-Кайпан авылында һәм Борай районы Борай авылында ике филиалы бар.
Директор вазыйфаларын башкаручы Ильяс Вәлиев аңлатканча, хәзерге вакытта колледжда 328 студент укый. Алар авыл хуҗалыгы производствосының тракторчы-машинисты, аш-су остасы, авыл хуҗалыгы производствосы мастеры, эретеп ябыштыручы, машина-трактор паркын ремонтлау һәм техник хезмәт күрсәтү буенча мастер һөнәрләре буенча белем ала. Ильяс Вәлиев сүзләренчә, уку йортын капиталь ремонтлау өчен якынча 120 миллион сум акча кирәк.
Радий Хәбиров 2024 елның язында, мөһим булган акчаларны бүлеп биреп, ремонт эшләрен башлап җибәрүне йөкләде.
- Мондый колледжларда булачак игенчеләр, механизаторлар һәм тракторчылар гына түгел, ә булачак Ватанны саклаучылар да белем ала. Безнең армиядә аларның һөнәрләре бик кирәкле. Колледжны ремонтлауга кирәкле акчаны без колледжларны модернизацияләү буенча республика программасы кысаларында бүлеп бирәчәкбез, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Биредә барлыгы 19 меңгә якын квалификацияле белгеч әзерләнгән. Бүген Балтач районындагы механизаторларның, шоферларның, аш-су осталарының, эретеп ябыштыручыларның күпчелеге - колледжны тәмамлаучылар. Аларның күбесе производство алдынгылары, район хуҗалыкларының төрле бүлекчәләре җитәкчеләре булып тора.
Фото: bashinform.ru