+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 сентябрь 2023, 10:40

Гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү өчен

Башкортстан социаль өлкәне үстерүнең республика стратегиясен әзерли.

Гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү өченГражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү өчен
Гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү өчен
Социаль өлкә үсешен билгеләүче төп документларның берсен эшләү өчен 2023 елның 20-23 сентябрендә Евразия НОЦ Йортында «2035 елга кадәр Башкортстан Республикасының социаль өлкәсен үстерү стратегиясе: гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрүгә яңа алымнар» стратегик сессиясе узачак.

«2022 ел нәтиҗәләре буенча Башкортостан илнең 85 төбәге арасында тормыш сыйфаты рейтингында 25нче урынны алды. 2021 ел нәтиҗәләре белән чагыштырганда, без үз позицияләребезне шактый яхшыртсак та, кичекмәстән хәл итүне таләп итүче социаль проблемалар күп. Бүген безнең чараның бурычы - социаль өлкә юнәлешләрен үстерүдә яңа идеяләр һәм алымнар эшләү. Безгә сәламәтлек саклау, мәгарифне үстерү буенча проектлар кирәк, төбәктә бизнес алып бару өчен яңа ярдәм механизмнары эшләргә, уңайлы мохит булдыру буенча проектлар булдырырга, социаль хезмәт күрсәтү, мәдәният һәм яшьләр сәясәтен үстерү векторын билгеләргә кирәк. Бу сорауларның барысы да безнең стратсессия программасында чагылдырылган. Эшләнгән инициативалар төбәктә «2035 елга кадәр Башкортстан Республикасының социаль өлкәсен үстерү стратегиясе» дигән яңа документ булдыру өчен нигез булачак, диде Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин.

Стратегик сессиядә профильле министрлыклар, коммерциягә карамаган оешмалар, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр, югары уку йортлары вәкилләре һәм социаль сәясәт өлкәсендәге экспертлар катнашты.

Яңа проектларны алга этәрү буенча Стратегик инициативалар агентлыгының "Тормыш сыйфаты" дивизионы директоры Александр Пироженко да сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

4 көн дәвамында экспертлар 6 стратегик юнәлеш буенча эшләячәк. Стратегик сессия нәтиҗәләре буенча социаль өлкәнең төп юнәлешләре буенча алга китеш инициативалары эшләнәчәк. Алар стратегиянең нигезе булып торачак һәм социаль өлкәнең хәзерге хәленнән теләгән киләчәккә күчүне тәэмин итәчәк дип көтелә.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас