+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 сентябрь 2023, 09:20

Калдыкларны урнаштыру объектлары төзеләчәк

Республика Хөкүмәтендә «Русия экология операторы» компаниясе җитәкчесе Денис Буцаев катнашлыгында узган киңәшмәдә Уфа шәһәре янында урнашкан территориядә каты коммуналь калдыкларны эшкәртү һәм урнаштыру (күмү) объектларын булдыру һәм эксплуатацияләү буенча концессия килешүе нигезендә инвестицион проектны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

Калдыкларны урнаштыру объектлары төзеләчәкКалдыкларны урнаштыру объектлары төзеләчәк
Калдыкларны урнаштыру объектлары төзеләчәк
Премьер-министр ассызыклаганча, «Русия экология операторы» иҗтимагый-хокукый компаниясе белән Башкортстан Республикасы Хөкүмәте арасында партнерлык югары нәтиҗәле, бу каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә заманча инфраструктураны үстерү буенча системалы эш алып барырга мөмкинлек бирә.

- Бүген Денис Петрович белән бергә заманча комплекслар урнаштыру өчен җир кишәрлекләренең мөмкин булган өч варианты белән таныштык. Һәр участок буенча уңай һәм тискәре якларны билгеләдек, техник мәсьәләләр буенча фикер алыштык һәм алга таба кайсы юнәлештә барырга кирәклеген хәл иттек, – дип билгеләп үтте Андрей Назаров.

Шулай ук Башкортстан Премьер-министры Денис Буцаевка һәм аның хезмәттәшләренә конструктив эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Денис Буцаев билгеләп үткәнчә, Башкортстан территориясендә концессия килешүләре нигезендә өч зур проект гамәлгә ашырыла, алар Президент Указының күрсәткечләрен 2030 елга кадәрге чорга кадәр үтәргә һәм Русия Хөкүмәте вице-премьеры Виктория Абрамченко кушуы буенча Башкортстан Хөкүмәте һәм «РЭО» Пкомпаниясе тарафыннан расланган юл картасын гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк.

- Проект буенча Краснокама районында проектлау алып барыла һәм эзләнү эшләре башкарыла. Шәһәр төзелеше документларын килештерү буенча эшләр тәмамланганнан соң, объектлар төзү өчен җир участогына аренда килешүе төзеләчәк, бу дәүләти экологик экспертиза үткәрү этабына чыгарга, объектның чик бәясен билгеләргә һәм проектны финанслау буенча тиешле карар кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк. Дүртөйле районында проект буенча эш шундый ук тәртиптә бара. Проектны гамәлгә ашыру өчен Уфа агломерациясе территориясендә җир участокларының мөмкин булган вариантлары эшләнә, - диде Денис Буцаев.

«Русия экология операторы» иҗтимагый-хокукый компаниясе җитәкчесе республика территориясендә калдыкларны тирән эшкәртү буенча заманча экотехнопарк булдырырга тәкъдим итте.

Андрей Назаров каты коммуналь калдыкларны эшкәртү үзенчәлеген һәм республика территориясендә заманча инфраструктура калдыкларын эшкәртү буенча яңа эре проектлар булдыру кирәклеген билгеләп үтте. Объектларда сортлаштыруның гомум куәте елына 605 мең тонна ТКО тәшкил итәчәк. Өч объект та 2025 ел ахырына кадәр төзеләчәк дип планлаштырыла. Алар Краснокама, Дүртөйле һәм Уфа районнарында урнашачак.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас