

Миңнур Шәйбәкова - тумышы белән Иске Яхшый авылы кызы. Фәрхинур Нәбиулла кызы һәм Сәетгали Тимергали улының күп балалы гаиләсендә беренче бала булып туа. Ул вакыттагы тормышның нинди генә ачысын күрмәгән дә, нинди генә сынаулар аша үтмәгән ул. Башта - туган авылында, арытаба Иске Балтач авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлаган.
22 яшендә Нөркә авылына килен булып төшеп, Шәмсихәмәт Казиыймхәмәт улы белән матур гаилә корып гомер итәләр. Җиде бала тәрбияләп үстерәләр.
Тормыш иптәше “Ленин” колхозында комбайнчы була. Аны барысы да “Колхозның алтын баганасы” дип йөрткән. Алдынгы комбайнчы гомеренең 30 елын колхозга багышланган.
Миңнур Шәйбәкова да тормыш иптәше янында балалары үскәнче комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Арытаба мәктәптә хезмәт юлын дәвам итә.
Миңнур Сәетгали кызы районда үткән төрле чараларда актив катнаша. Үзе белән туку станоклары алып барып, теләге булганнарның барысын да палас сугу нечкәлекләренә өйрәтә. Һәр әйберендә останың күз нуры, кул җылысы, күңел матурлыгы.
Героебыз шулай ук күңелләргә үтеп керердәй бик матур шигырьләр дә иҗат итә. Бүген дә Радий Хәбировка үзе иҗат иткән шигырен укып ишеттерде, җырларын башкарды.
Республика Башлыгы Миңнур Сәетгали кызына ныклы сәламәтлек һәм шундый ук тормыш оптимизмы һәм иҗади уңышлар теләде.