

Төбәк җитәкчесе чемпионатта катнашучыларны - 200дән артык кешене сәламләде. Ул геологик белем бирүнең мөһимлеген билгеләп үтте һәм чемпионатта катнашучыларга уңышлар теләде.
- Сез зур һәм, мөгаен, киләчәк эш өчен бик кызыклы юнәлеш сайлагансыз. Геология - илебез өчен искиткеч һөнәр. Бездә зур табигый байлыклар саклана, аларны куллануга бик сак карарга кирәк. Мәсәлән, Башкортстан территориясендә Янгантау геопаркы урнашкан, ул БДБда беренче булып ЮНЕСКО Глобаль геопаркы статусын алган. Чемпионат кысаларында безнең республика буенча экскурсияләр планлаштырылуын беләм. Шуңа күрә, сезгә чемпионатта лаеклы чыгыш ясап, вакытыгызны файдалы итеп үткәрүегезне телим. Башкортстанга рәхим итегез! – дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Исегезгә төшерәбез, I Халыкара “ГеоВызов” геология чемпионаты Башкортстанда 16-22 сентябрьдә уза. Катнашучылар арасында - Русиянең 13 төбәгеннән һәм Казахстаннан командалар.
Фото: glavarb.ru