

Судья һәм әйдәүче геолог Родион Хуҗин аңлатканча, ярышларның “Шлиховое опробование” номинациясендә һәр командадан бер вәкил катнашкан.
Сынау тау токымының авыр фракциясен юып чыгаруны күздә тота. Командаларның бер өлеше “Гидрогеология” ярышында көч сынашса, икенче өлеше Аскын елгасына “Шлиховое опробование”га барды.
Ярышларда катнашучы Урал дәүләт тау университеты студенты Данил Горбачев үзе турында да берничә сүз әйтте.
- Мин каты тау токымнары һәм файдалы казылмалар яткылыклары буенча белгеч булырга телим. Геология мине мәктәп елларыннан ук җәлеп итте. Безгә Уфа буйлап экскурсия үткәрделәр. Шәһәр матур. Һәйкәлләр искиткеч, зур, - диде ул.