+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
21 сентябрь 2023, 07:43

Мәдәни мирас объектлары - уникаль байлык

Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров муниципаль район һәм шәһәр округлары хакимияте башлыклары белән киңәшмә үткәрде. Чарада археология һәйкәлләренең саклануын тәэмин итү максатларында җир участокларына тарихи-мәдәни экспертиза оештыру турында фикер алыштылар.

Мәдәни мирас объектлары - уникаль байлыкМәдәни мирас объектлары - уникаль байлык
Мәдәни мирас объектлары - уникаль байлык

Андрей Назаров мәдәни мирас объектларын саклауның дәүләт бурычларының берсе булуын ассызыклады.

- Шунысын да билгеләп үтәм, узган елда тиешле чикләүләр булу турында бәяләмә бирүгә 1 меңнән артык гариза кергән иде. Үткәрелгән дәүләт тарихи-мәдәни экспертизалары нигезендә 283 бәяләмә бирелгән. Дәүләт тарихи-мәдәни экспертизаларының 219 акты әзерләнде, - диде Андрей Назаров.

Башкортстан Мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы идарәсе башлыгы вазыйфасын башкаручы Салават Колбахтин доклад белән чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, бүген Башкортстан археологик мирас объектлары саны буенча алдынгы субъектларның берсе булып тора. Әлеге күрсәткеч буенча республика Русиянең 10 төбәге арасына керә.

Хөкүмәт Премьер-министры үзләштерелүче территорияләрдә археология һәйкәлләре булу-булмау фактларын теркәү һәм аларны саклау буенча нәтиҗәле чаралар күрү мөһимлеген ассызыклады.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас