

Башкортстанда авылда яшәүче ярлылык дәрәҗәсе 15,9 процент тәшкил итә. Бу күрсәткеч шәһәрдә яшәүче ярлылардан 6,9 тапкыр күбрәк. Анда халыкның 2,3 процент авыр шартларда яши. Бу хакта республика Хөкүмәтендә узган киңәшмәдә хәбәр иттеләр. Шул ук вакытта төбәкнең 80,6 процент ярлы кешесе авылда яши, шәһәрләрдә бу күрсәткеч - 19,4 процент.
Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова билгеләп үткәнчә, республика шәхси банкротлыкның иң зур күрсәткече булган төбәкләр исемлегендә.
"Кызганычка каршы, әлеге закон ("Банкротлык турында" ФЗ) республикабыз халкы арасында популяр һәм беренче яртыеллыкта Башкортстан илдә гражданнар банкротлыгы саны буенча тагын бишенче урынны яулады. Шул ук вакытта "Росреестр" идарәсе банкротлык өлкәсендә контрольлек вәкаләтләрен гамәлгә ашырганда төбәк территориясендә еш кына гражданнарның банкротлыгы буенча хезмәтләр күрсәтү очраклары теркәлә, агрессив реклама алып барыла", - диде Ленара Иванова.
Министр шәхси банкротлыкны булдырмау турындагы мәсьәләне Башкортстанның шәһәр һәм районнарында уза торган финанс белеме буенча семинарлар программасына кертергә тәкъдим итте.
Фото: m.gazeta.ru
Чыганак: [leech=https://vk.com/bashkiria_ru]https://vk.com/bashkiria_ru[/leech]