Министрлар кабинеты башлыгы 2нче төбәк операторы эшчәнлеге зонасында каты коммуналь калдыклар чыгару белән бәйле хәлнең тотрыклылануына игътибар итте. Хәзер бу зона буенча калдыкларны чыгару графигын үтәүне тәэмин итү, хуҗалык итүче субъектлар һәм халык белән үзара хезмәттәшлекне нәтиҗәле оештыру мөһим.
«Генераль җыештыру» федераль проекты кысаларында әйләнә-тирәгә зыянлы объектларны инвентарьлаштыру, исәпкә алу һәм бетерү мәсьәләләрен көйләүче федераль закон кабул ителде. "Росприроднадзор"га әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаучы объектларны тикшерү һәм бәяләү, аларны бетерү проектларының смета бәясенең дөреслеген тикшерү һәм тиешле нәтиҗәләр бирү вәкаләтләре бирелә. "Роспотребнадзор" тирә-як мохиткә, гражданнарның гомеренә һәм сәламәтлегенә тискәре йогынты ясаучы объектларның йогынтысын бәяләячәк. Төбәк власть һәм урындагы үзидарә органнарына мондый объектларны ачыклау хокукы бирелә.
- Бу үзгәрешләр безнең өчен мөһим. Республикада әле законсыз 517 чүплек бетерелергә тиеш. Шул ук вакытта 104 чүплекне, аларның зур мәйданнары һәм урнаштырылган калдыклар күләме аркасында, «Генераль җыештыру» проекты кысаларында 2030 елга кадәр бетерү планлаштырыла. Исегезгә төшерәбез, 2019 елда республикада 3005тән артык чүплек ачыкланган иде, һәм агымдагы елда республика Башлыгы кушуы буенча без муниципалитетлардагы санкцияләнмәгән барлык чүплекләрне бетерергә тиешбез, – дип ассызыклады Премьер-министр.
Республикада каты коммуналь калдыклар чыгару юнәлешендә агымдагы хәл буенча, аерым алганда, санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү барышы турында табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов сөйләде.
Башкортстан Башлыгының Социаль коммуникацияләр идарәсе башлыгы Елена Прочаковская хәзерге вакытта халыкны борчыган төп темаларга тукталды: алар - чүп-чарны вакытында чыгару, капчыклап җыюны бетерү, үсемлек һәм төзелеш калдыкларын җыю мәсьәләләре.
Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, урыннарда эш системалы, вакытында һәм нәтиҗәле башкарылырга тиеш. Барлык гамәлләр дә координацияләнсен. Ел ахырына кадәр хәлне тамырдан яхшыртырга кирәк.
1нче төбәк операторы эшчәнлеге зонасында, шул исәптән Иглин районында, каты коммуналь калдыкларны чыгаруны оештыру буенча күрелгән чаралар турында Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев сөйләде.
"Роспотребнадзор"ның Башкортстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Анна Казак, санитар законнар үзгәрү сәбәпле, каты коммуналь калдыклар полигоннарын эксплуатацияләү өчен рөхсәт документлары алу турында бәян итте.
Киңәшмәне тәмамлап, Андрей Назаров, республиканың Табигатьтән файдалану һәм экология, Финанс һәм Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыклары белән берлектә, чүплекләрне бетерү чараларын финанслау мәсьәләсен эшләргә кушты.