

Әлеге фаҗигале вакыйга 20 сентябрьдә Тәтешле районында булган. Бу хакта “Mash-Batash” телеграмм-каналы хәбәр итә.
Тикшерү версиясе буенча, өч ир-егет һәм бер хатын-кыз ауга барган. Дүрт кешедән торган төркем икегә бүленеп, Ялгыз-Нарат авылы янындагы урманда аулаганнар. Берсе куаклар селкенгәнеп күреп, мылтыгыннан атып җибәргән. Куаклар арасында 35 яшьлек дусты булып чыга – ул шунда ук үлә.
64 яшьлек ир-егеткә карата җинаять эше кузгатылган. Өстәмә мәгълүмат көтәбез, вакыйгалар үсешен күзәтәчәкбез.