+4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 сентябрь 2023, 08:30

"Эшсезләрнең барысын да - СВОга!"

Дәүләт думасы депутаты эшсезләрне махсус хәрби операциягә алып китү яклы. Ә сез?

"Эшсезләрнең барысын да - СВОга!"
"Эшсезләрнең барысын да - СВОга!"
Русия Дәүләт думасы депутаты Андрей Гурулев эшсезләр арасында мобилизация үткәрергә тәкъдим итте. Мондый инициатива белән ул 19 сентябрьдә Владимир Соловьев алып барган «Тулы элемтә» программасында чыгыш ясады.

"Беренче проблема - әрәмтамаклык. Алар хезмәт биржасында утыра. Миңа: "Әйдәгез, мобилизация үткәрик! " - диләр. Әйе, әйдәгез, хезмәт биржасында торган эшсезләрне җыеп алып китик, кем комачаулый?" - дип тәкъдим итте Гурулев әфәнде.

Русия Дәүләт думасында Андрей Гурулев «Бердәм Русия» фракциясенә керә, партия исемлеге буенча сайланган. Быел июльдә ул мобилизация үткәрү Русия сәнәгатенең солдатларны тәэмин итү мөмкинлекләренә бәйле, дип белдерде. Аның сүзләренчә, өлешчә мобилизациянең яңа дулкыны ил сәнәгате әйләнеше артканда гына мөмкин.

"Росстат" мәгълүматлары буенча, 2022 ел нәтиҗәләре буенча Русиядә 15 яшьтән өлкәнрәк 2,95 млн эшсез исәпләнә, - дип яза "Коммерсант".


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: