+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 сентябрь 2023, 07:52

“ГеоВызов” яңа ачышларга чакыра!

Беренче Халыкара геология чемпионаты Русия һәм БДБ илләренең геология хәрәкәте вәкилләрен – күренекле галимнәрне, белгечләрне, шулай ук урта, махсус һәм югары уку йортлары студентларын берләштерде. Катнашучылар арасында Русиянең 13 төбәгеннән һәм Казахстаннан командалар бар иде.

“ГеоВызов” яңа ачышларга чакыра!“ГеоВызов” яңа ачышларга чакыра!
“ГеоВызов” яңа ачышларга чакыра!

Биредә булачак геологлар “Палеонтология”, “Геологик киселеш”, “Геохимия” кебек дисциплиналарда ярышты. Гомумән алганда, чемпионат кысаларында 11 тематик ярыш, проектларны яклау һәм әйдәп баручы экспертлар белән эшләү булды. Ярышлар Чишмә районының “Патриот” паркында, шулай ук Архангель, Ишембай һәм Гафури районнарында узды.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров “Геовызов”та катнашучылар белән очрашты. Төбәк җитәкчесе чемпионатта катнашучыларны – 200дән артык кешене сәламләде. Ул геологик белем бирүнең мөһимлеген билгеләп үтте һәм чемпионатта катнашучыларга уңышлар теләде.

– Сез киләчәк эш өчен бик кызыклы юнәлеш сайлагансыз. Геология – илебез өчен җитди юнәлеш. Бездә искиткеч табигый байлыклар бар, аларны куллануга бик сак карарга кирәк. Мәсәлән, Башкортстан территориясендә “Янгантау” геопаркы урнашкан, ул БДБда беренче булып ЮНЕСКО Глобаль геопаркы статусын алган. Чемпионат кысаларында безнең республика буенча экскурсияләр планлаштырылуын беләм. Сезгә чемпионатта лаеклы чыгыш ясап, вакытыгызны файдалы итеп үткәрүегезне телим, – диде Радий Хәбиров.

Төбәк җитәкчесе билгеләп үтүенчә, республика үзенең табигате белән дан тота. Радий Хәбиров чемпионатта катнашучыларны уникаль рәсемнәр төшерелгән Шүлгәнташ мәгарәсенә чакырды.

– Анда зур музей комплексы төзедек, биредә фәнни һәм мәдәни чаралар үткәрергә мөмкин. Ә Чишмә районында Евразия күчмә цивилизацияләр музеен булдырабыз, анда археологик казынулар да алып барыла. Тиздән анда зур визит-үзәк ачачакбыз, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

– Чарада катнашучылар – тау һәм җир асты байлыкларыннан файдалану сәнәгатен, икътисадны үстерү һәм мөһим социаль бурычларны хәл итү белән бәйле булган геология тармагын сайлаган студентлар. Министрлык өчен табигать байлыкларыннан рациональ файдалану мөһим. Чемпионат безгә катнашучылар географиясен киңәйтергә һәм бу өлкәдә лаеклы кадрлар потенциалын тулыландырырга мөмкинлек бирер, дип ышанабыз, – диде табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов.

Архангель районының Аскын авылы яшь геологларны кабул итте. Биредә яшь геологлар “Икенче геологик маршрут”ны үтте, “Гидрология” һәм “Шлиховое опробование” дисциплинасында ярышты, “Геология экскурсия сукмагы”на әзерләнде.

– Бу чара Русиядә беренче тапкыр үткәрелә. Үзенә күрә универсиада дисәң дә була, чөнки биредә урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең һәм югары уку йортларының башлангыч курс студентлары катнаша. Алар бирегә геология фәненең төп юнәлешләре буенча белемнәрен күрсәтергә, ярышырга килде. Бу чемпионатны үткәрү өчен Башкортстан очраклы гына сайланмады, безнең территория Европа һәм Азия континентлары тоташкан урында урнашкан. Архангель районы территориясе Урыс платформасының көнчыгыш ялганышына туры килә. Тикшеренүчеләр биредә бай мәгълүмат туплый ала: елга да, таулар да, урман да бар, – диде чемпионатның минералогия һәм петрография буенча судьясы, Уфа Фән һәм технологияләр университетының фәнни-мәгариф үзәге директоры Лариса Белан.

Чынлап та, тикшеренүчеләр генә түгел, гади халык өчен дә бик үзенчәлекле урын бу. Аскын елгасы ярында яткан эре ташларда коралларны күрергә була. Палеонтолог Гүзәл Данукалова биредә һәрбер ташның үзенчәлекле музей үрнәге булуын билгели. Аларны ныклап тикшергәндә бик күп мәгълүмат җыеп була.
Бишәр кешедән һәм бер җитәкчедән торган командалар Архангель районының Аскын авылы янында нәкъ шул юнәлештә бәйге тотты. Ярышлар өч юнәлештә оештырылды. “Геологик маршрут”та катнашучы ике кеше Аскын елгасы белән биек тау арасында билгеләнгән юлны үткәндә андагы геологик яктан әһәмияткә ия һәм шушы территория өчен кыйммәте булган объектларны теркәде, проба алды.

“Гидрогеология” маршрутында һәр командадан икешәр кеше катнашып, Аскын елгасындагы су күләмен, аның агым тизлеген һәм башка күрсәткечләрне теркәде һәм су чыгымын исәпләде.

Иң мавыктыргычы “Шлиховое опробование” яисә судан файдалы казылмалар эзләү ярышы булды. Күпләребез киноларда күргәне бардыр: шундый ысул белән, гадәттә, алтын эзлиләр. Ә студентлар исә ком һәм балчык кушылмасындагы шартлы минералларны эзләргә тиеш иде.

“ГеоВызов” чемпионатының Архангель районында узган этабы анда катнашучыларның һәммәсендә бары тик уңай тәэссоратлар калдырды.

“Елгада нинди күләмдә су булуы турындагы мәгълүмат ни өчен кирәк?” – дигән сорауга:
– Ә сез елга саегамы-юкмы икәнен ничек белер идегез? Ә монда төгәл математик исәпләүләр ярдәмендә барысы да аңлашылачак. Мондый мәгълүмат күп кенә ведомстволарга, Табигатьтән файдалану яки Авыл хуҗалыгы министрлыкларына, мәсәлән, басуларны сугару өчен су җитүен, сусаклагычның никадәр тиз тулачагын яки түбәндәрәк урнашкан торак пунктлар өчен су басу ихтималы булуын исәпләргә кирәк, – дип җавап бирде Урал дәүләт тау университетының икенче курс студенты Алиса Мариевская.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас