

Сочидагы «Бөтен Русия – 2023» медиафорумы мәйданчыгында журналистлар белән аралашу барышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров элекке хәрби хезмәткәрнең, гранатаны шартлату белән янап, аның белән очрашуны таләп итүе турында тулырак сөйләде. Төбәк җитәкчесенең бу шартларда нәрсә хис итүе турында Русия Журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев сорау бирде.
- Минем өчен иң мөһиме – аның тормышын саклап калу иде. Эшне, теләсә нәрсәне югалтырга мөмкин, әмма тормышны кире кайтарып булмый. Кызганычка каршы, ул бу вакыйгалардан соң үз-үзенә кул салган. Мин моны булдырмас өчен барысын да эшләдем. Илдарның хәле катлаулы иде - аның эчке дөньясы җимерелгән кебек иде. Аның минем белән очрашырга теләвен белгәч, бер секунд та уйламадым, барырга булдым. Телефон аша аны тынычландырырга тырыштым. Илдар миңа ышанды, без сөйләштек, мин аңа адвокатлар бирдем, аның янына хәрби-тикшерү бүлегенә килдем. Әнисенә һәм кызына ярдәм итәргә вәгъдә бирдем, һәм без аларга ярдәм итәбез. Минем өчен Илдар, адашкан солдат булса да, әмма барыбер солдат булып кала, - дип белдерде Радий Хәбиров.
Фото: bashinform.ru