+5 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Җәмгыять
22 Сентября 2023, 16:25

Республика көне халыкара дәрәҗәдә узачак

Республика көнен бәйрәм итү 11 октябрьдә халыкара дәрәҗәдә узачак. Төбәккә Белоруссия һәм Абхазиянең рәсми югары делегацияләре киләчәк. Бу хакта бәйрәмне үткәрүгә әзерлек буенча оештыру комитеты утырышында Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин хәбәр итте.

Республика көне халыкара дәрәҗәдә узачакРеспублика көне халыкара дәрәҗәдә узачак
Республика көне халыкара дәрәҗәдә узачак

Бәйрәм чаралары 9 октябрьдә үк башланачак. «Шәйморатовлылар»га багышлау спорт чарасы, шулай ук Шәехзадә Бабич һәм Салават Юлаев һәйкәлләренә чәчәкләр салу һәм реконструкциядән соң Уфада Аксаков исемендәге парк ачу милли әһәмияттәге төп чаралар булачак. Бар чарада да Белоруссия һәм Абхазия делегацияләре катнашачак, дип көтелә.

- Кунаклар күп көтелә, республика халкына да бу бик кызык. Чара зур мәдәни компонентка ия, шуңа күрә безнең бурыч - бу иҗтимагый чараны матур итеп оештырып уздыру, - дип ассызыклады Максим Забелин.

 

Автор:Денис Таваев
Читайте нас