+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 сентябрь 2023, 03:15

Шөкер, фатир җылынды

Уфада яшәүче ханым республиканың ЦУР системасына да, коммуналь хезмәтләргә дә рәхмәтләрен җиткерә.

Шөкер, фатир җылындыШөкер, фатир җылынды
Шөкер, фатир җылынды

Узган атнада Башкортстанның “Инцидент-менеджмент” һәм Кире элемтә платформасы юллар буенча 925 мөрәҗәгать теркәгән. Иң күп шикаятьләр Шакша күпере, Уфа шәһәренең Пугачев, Пушкин һәм Совет урамнары ябылуга зарланып килгән. Шулай ук, тротуарларны төзекләндерү һәм урамнарны яктыртуны җайга салу үтенечләре белән мөрәҗәгатьләр дә булган.

Аларның күпчелеге Уфа, Стәрлетамак шәһәрләреннән, Благовещен, Иглин һәм Туймазы районнарында яшәүчеләрдән.
Торак-коммуналь хуҗалык буенча мөрәҗәгатьләр – икенче урында. Кайнар су булмауга, шулай ук суның бетүенә һәм торбаларның тишелүенә зарланучылар күп. Башкортстан ЦУРы, Торак-коммуналь хуҗалык минстрлыгы белән берлектә, әлеге проблема буенча киңәшмәләр үткәрде. Файдасы булган. Соңгы ике атнада торбалар тишелү буенча мөрәҗәгатьләр кимегән. Ә менә җәмәгать транспорты темасына алар арткан. Иң күп сораулар автобусларның тулып килүе, маршрутларның җитәрлек булмавы һәм графикның үтәлмәве турында.

Менә шул мөрәҗәгатьләрнең берничәсе. Илеш районының Йонны авылында су белән тәэмин итү системасы ремонтланган. Барлык йортларга да су килеп җитмәве турында социаль челтәрләрдә авыл халкы хәбәр иткән. 18 августта “Инцидент-менеджмент” мәгълүмат системасы мөрәҗәгатьләрнең берсен теркәгән. “Илеш районы хакимиятеннән коллегаларыбыз проблеманы хәл итүгә кушылды. Эш катлаулы иде һәм бер ел дәвамында барды. Нәтиҗәдә, авылда яңа скважина казыганнар, халыкны су белән өзлексез тәэмин итү өчен 4 көчле насос сатып алганнар. “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы конкурсы буенча су белән тәэмин итү системасын ремонтлауга акчаның күп өлеше республика бюджетыннан бүленгән. Шулай ук, проектны Илеш районы да финанслаган, сумманың бер өлешен авыл халкы һәм спонсорлар җыйган. 12 сентябрьгә су белән тәэмин итү системасын ремонтлау тәмамланган”, – дип язалар ЦУРдан.

Салаватта яшәүчеләрнең берсе мөрәҗәгать иткәннән соң, С. Юлаев бульвары аллеясындагы балалар мәйданчыгында таганнар ремонтланган. Аларның ватылуы турында бер ир 31 августта социаль челтәрләрдә язган. Шул ук көнне хәвефсезлек максатларында таганнар сүтелгән һәм 2 сентябрьдә яңалары урнаштырылган.
Август башында исә Салават шәһәре паркындагы балалар мәйданчыгында ата-аналар өчен эскәмияләр җитешмәве турында хәбәр ителгән иде. Социаль челтәрләрдән комментарийны ЦУР мәгълүмат системаларының берсе теркәгән. Бер айдан соң өстәмә эскәмияләр урнаштырылган. Комментарийларда әлеге кеше башкарылган эшләр өчен рәхмәт белдергән.

Нефтекама шәһәренең Ташкин авылында Ленин урамы, 13 адресы буенча яктырту тергезелгән. Өстәмә яктырткыч урнаштыру үтенечен авыл кешеләренең берсе социаль челтәрләрдә 12 сентябрьдә бастыра, һәм аны “Инцидент-менеджмент” мәгълүмат системасы терки. Инцидентны Нефтекама шәһәр хакимияте хезмәткәрләре эшкә ала. Алар Ташкин авылында яктырту мәсьәләсе буенча ресурслар белән тәэмин итүче оешма белән элемтәгә керә. 14 сентябрьдә РЭС белгечләре әлеге адрес буенча өстәмә яктырткыч урнаштырган.

Уфада Королев урамындагы 8нче йортта яшәүче социаль челтәрләрдә мөрәҗәгать иткәннән соң чокыр ямалган. ЦУРның мәгълүмат системасы мөрәҗәгатьне 11 сентябрьдә терки. Бер көннән соң район юл хезмәтләре чокырларны ямый.

Стәрлетамакта “Черноморская” урамында яшәүчеләрнең берсе мөрәҗәгать иткәннән соң агач ботаклары киселгән. Электр линиясе чыбыкларына тиеп торган коры ботакны алып ташларга кирәклеге турында комментарийны социаль челтәрләрдә бер ир калдырган һәм 12 сентябрьдә аны “Инцидент-менеджмент” мәгълүмат системасы теркәгән. Стәрлетамак шәһәре хакимияте бу инцидентны оператив рәвештә эшләгән. Ике көннән чыбыклардан ботакны алып ташлыйлар, ә агачны ботарлыйлар.
18 августта Уфаның Вологодская урамындагы 21/1 санлы йортта яшәүче хатын социаль челтәрләрдә йортның салкын булуына зарлана һәм фатир периметры буенча панельләр арасын сылауны сорый. Мөрәҗәгатьне Уфаның Калинин районы хакимияте эшкә ала. 4 сентябрьдә “ЖЭУ-47” белгечләре эшне башкарып чыккан.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас