

"Аек авыл" республика конкурсы 2019 елда старт алды. Халыкның исерткеч эчемлексез яшәргә омтылуы хуплауга лаек. Аскын районының Көнгәк авылы да "Аек авыл" республика конкурсында катнаша. Чара кысаларында бүген авыл мәктәбе янында физкультминут флешмобы оештырылды.
Флешмобның төп идеясе - халыкны спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше идеясе белән мавыктыру.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк - чара уңышлы үтте. Музыка, актив хәрәкәтләр, шатлыклы эмоцияләр халыкны берләштерде, флешмобта катнашучыларның барысы да уңай заряд алды. Шулай булырга тиеш тә. Яшьләргә туган авылы ныгыту һәм чәчәк аттыру хакына яшәргә кирәк бит.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров карары белән конкурсның приз фонды 2020 елдагыдан утыз тапкыр артты - 1,4 миллионнан 40 миллион сумга кадәр.
Фото: социаль челтәрләрдән