+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 сентябрь 2023, 07:30

Түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк

28 сентябрьдә, Бөтенрусия түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнендә, Башкортстанда 49 үзәк эшләячәк.

Түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәкТүләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк
Шуларның 6сы Уфада урнашкан.

Гражданнарны кабул итүне Юристлар ассоциациясе әгъзалары, адвокатлар, Башкортстан Прокуратурасы, Башкортстан буенча "Росреестр" идарәсе, Башкортстан буенча Суд приставлары хезмәте Баш идарәсе, Дәүләт юридик бюросы хезмәткәрләре, практик юристлар үткәрәчәк.

Моннан тыш, барлык шәһәрләрдә һәм районнарда бушлай консультацияләрне нотариуслар үз эш урыннарында алып барачак. Юристларга барлык хокукый мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Быел беренче яртыеллыкта 4000 гражданга түләүсез юридик ярдәм күрсәтелгән. Кешеләр квалификацияле консультацияләр, процессуаль документлар төзүдә һәм әзерләүдә ярдәм алды. Мөрәҗәгатьләрнең бер өлеше урындагы бүлекчә рәисләренең шәхси контроленә алынды.
 
Фото:mk.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас