+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 сентябрь 2023, 10:20

Туймазыда аюлар бармы?

Имеш тә аларны Дуслык авылы янында күргәннәр, Карамалы-Гобәйдә хәтта тотканнар да.

Туймазыда аюлар бармы?Туймазыда аюлар бармы?
Туймазыда аюлар бармы?
Соңгы арада теге яки бу районда аюлар күренүе турындагы хәбәрләр белән социаль челтәрләр тулды.

Туймазы районындагысы турында хәбәр ялган булып чыкты, диа яза "Туймазы хәбәрләре".

Икенче атна инде Туймазы районында яшәүчеләрнең социаль челтәрләрендә муниципалитет территориясендә табылган аюлар турында шаккатыргыч хәбәрләр пәйда була. "Дуслык авылының нефть үткәргече янында аю эзләре табылган", - дип хәбәр итә мессенджер кулланучыларның берсе. "Карамалы-Гобәй авылы янындагы югары вольтлы линия янында аю аулап алдык", - дип кабатлый икенчесе. Куркуга төшкән кешеләр бер-берсенә Туймазы районында үтерелгән аю һәм аның корбаннары сурәтләнгән фото һәм видео җибәрәләр.

Туймазы аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте идарәсе рәисе Рәсим Исламов аңлатканча, район буйлап йөрүче аюлар турындагы хәбәрләр - фейк, ә куркыта торган фотолар – дистә еллар дәвамында булган архив мәгълүматлары.

- Үтерелгән аю турындагы видео чын, әмма аңа инде күп еллар, һәм ул безнең районда да үтерелмәгән иде, - дип аңлатты Рәсим Закарьянович. - Туймазы районында беркайчан да аюлар булмады, бездә алар яши алырлык куе урманнар юк.
 
Тынычландырдыгыз, рәхмәт.
 
 

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас