+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 сентябрь 2023, 21:32

Банк хезмәткәре әбине алданудан коткарган

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мошенниклар алдарга маташкан әбигә ярдәм иткән банк хезмәткәрен бүләкләде. Ул 87 яшьлек әбекәйне аферистларның чираттагы корбаны булудан коткарган.

Банк хезмәткәре әбине алданудан коткарган
Банк хезмәткәре әбине алданудан коткарган

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әбигә билгесез кешеләр шалтыратып, 800 мең сум акчаны «имин счетка» күчерү өчен банкка килергә кушкан. Банк хезмәткәре Лилия Ямалетдинова әбигә телефон мошенникларының хәйләләре турында аңлата алган.

Мошенниклык очрагына шулай итеп киртә куелган. Полиция хезмәткәрләре әбидән гариза кабул иткән. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Республиканың эчке эшләр министры Александр Прядко Лилия Ямалетдиновага сизгерлеге һәм уяулыгы өчен ведомствоның Рәхмәт хатын һәм бүләк тапшырды.

Фото: Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: