+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 сентябрь 2023, 13:12

Туйда 120 кеше янып үлгән

Бәлагә тарыганнарга ярдәм күрсәтәчәкләр.

Туйда 120 кеше янып үлгәнТуйда 120 кеше янып үлгән
Туйда 120 кеше янып үлгән

Гыйракның Мосул шәһәрендә туй вакытында 120 кеше янып үлгән. Al Jazeera каналы 200 кеше пешкән, дип тә хәбәр итә. Ә кайбер чыганаклар буенча, бәлагә таручылар саны 450 кешегә җиткән.

Янгын ябык бинада фейерверк куллану сәбәпле чыккан, дип фаразлана. Гадәттәгечә, туй ахырында кунакларга сюрприз ясамакчы булганнар.

Залның стеналары тиз янып китә торган арзанлы пластик панельләрдән булган, бу – хәвефсезлек кагыйдәләрен тупас бозу. Янгын бик тиз таралган һәм бинаның бер өлеше ишелеп төшкән.

Премьер-министр Мөхәммәд Шиа Әс-Судани каза күрүчеләргә ярдәм күрсәтергә кушкан.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас