+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 сентябрь 2023, 09:55

Яңартылган ихаталар көлеп тора

Республикада 2023 елга «Башкортстан ихаталары» программасын гамәлгә ашыру тәмамлана.

Яңартылган ихаталар көлеп тораЯңартылган ихаталар көлеп тора
Яңартылган ихаталар көлеп тора
Программа кысаларында быел 30 торак пунктта барлыгы 206 йорт яңартылачак. Моның өчен 1 млрд сумнан артык акча юнәлтелгән.

Барлык эшләрнең тәмамлану вакыты - 1 октябрь. Вакытны бозуга юл куймас өчен, Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы атна саен йорт яны территорияләрен төзекләндерү буенча алып барылган эшләрне мониторинга һәм контрольдә тота.

Агымдагы елда Уфаның барлык 57 йортында эшләр тәмамланган. 27 сентябрьдә Кольцевая урамында яңартылган ихатаны ачу тантанасы булды. 27 мең кв. метр тирәсе мәйданда яңа яктырту, видеокүзәтү, балалар һәм спорт урнаштырылган.

- Бүген без йортның иң актив кешеләренең тырышып эшләвен күзәтәбез, чөнки алар катнашмаса, мондый матур һәм яхшы каралган ишегалды булдыра алмас идек. Йорт яны территориясендә зур эш башкарылган. Мин беләм, бу территориядән 1000нән артык кеше файдаланачак, – дип билгеләп үтте Алан Марзаев.

Йорт яны территорияләрен төзекләндерү башка шәһәрләрдә дә тәмамлана.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас