Ана капиталы - Русиядә балалы гаиләләргә ярдәм итүнең гамәлдәге чарасы. Быел беренче бала туганда - ата-аналар 587 мең сум, икенче бала өчен 775,6 мең сум ала.
Әгәр сертификат беренче балага рәсмиләштерелгән булса, икенчесе туганда өстәмә рәвештә 188,7 мең сум акча каралган.
Исегезгә төшерәбез, ана капиталыннан файдалану өчен "Дәүләт хезмәтләре", КФҮ яисә Социаль фондның клиент хезмәте аша гариза бирергә кирәк.
#аңлатабызРусия #аңлатабызБашкортстан