-11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 сентябрь , 21:33

Мөмкинлекләр чикләнмәсен, ә киртәләр җиңелсен!

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар “Башкортстан - үз күзләребез белән” проектында катнаша.

Мөмкинлекләр чикләнмәсен, ә киртәләр җиңелсен!
Мөмкинлекләр чикләнмәсен, ә киртәләр җиңелсен!

Башкортстанда 22-29 сентябрьдә коррекцион мәктәпләр укучылары “Башкортстан - үз күзләребез белән” төбәк проекты кысаларында республика белән таныша. Бүген чарада катнашучылар Гафури районында булды.

Төбәк Мәгариф министрлыгы мәгълүматы буенча, проектта Уфа һәм Стәрлетамак коррекцион мәктәпләреннән 150дән артык укучы катнаша. Балалар республика буйлап сәяхәт итә, “Башкортстан йөрәге” этнокомплексында осталык дәресләрендә була, милли кухня һәм йолалар белән таныша.

Оештыручылар белдерүенчә, проект ишетү сәләте бозылган балалар туризмнан уңай эмоцияләр алсын, шулай ук үз йортларыннан, мәктәпләреннән чыгып, тормыш тәҗрибәсен мөмкин кадәр
ныграк киңәйтсен өчен оештырыла.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас в