+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
1 октябрь 2023, 13:35

Луганскида юллар ремонтлана

Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов үзенең Телеграмм-каналында Башкортстан юлчыларының Луганск Халык Республикасында юлларны ремонтлавы турында хәбәр итте.

Луганскида юллар ремонтланаЛуганскида юллар ремонтлана
Луганскида юллар ремонтлана
Быел гомум озынлыгы 26 км булган 17 объектны норматив хәлгә китерү планлаштырыла.

"Башкиравтодор" җәмгыяте генеральный директоры Илдар Юланов белән берлектә Красный Луч шәһәренә барып, эшләрнең үтәлешен тикшердек. Красный Луч шәһәре хакимияте башлыгы Сергей Соловьев белән эш барышы турында фикер алыштык, - дип хәбәр итте министр. - Эшләр график буенча алып барыла. Сентябрьгә безнең асфальт-бетон заводы 27 мең тоннадан артык асфальт-бетон катнашмасы чыгарды. Эшләр тәмамлануга якынлаша. 15 объект ремонтланган инде. Красный Луч шәһәренең ике урамында эшләр башкарырга кала".

Аның сүзләренчә, ике-өч атнадан соң Луганск Халык Республикасына командировкага җибәрелгән Башкортстан юлчылары үз гаиләләренә кайтачак.

"Башкортстан юлчыларының илебезнең яңа территорияләренең тыныч киләчәгенә керткән өлеше менә шундый, — ди ведомство җитәкчесе. - Ә безнең республикада юллар белән хәлләр ничек? Без Башкортстанда да юлларга зур игътибар бирәбез. Быел Радий Хәбиров кушуы буенча юллар ремонтлауга 4 млрд сум бүленде. Бу исемлеккә гомум озынлыгы 182 км булган 57 юл керде. Без барлык объектларны да халык үтенечләрен исәпкә алып төзедек".

Бу эш 2024 елда да дәвам итәчәк. Министр сүзләренчә, киләсе елга юллар исемлеге әзер инде.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас