

16-22 сентябрьдә Башкортстанда I Халыкара “ГеоВызов” геология чемпионаты узды. Ул Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык ("Роснедра") җитәкчесе Евгений Петров ярдәме белән оештырылды.
Чара Русия һәм БДБ илләренең геология хәрәкәте вәкилләрен – күренекле галимнәрне, белгечләрне, шулай ук урта, махсус һәм югары уку йортлары студентларын берләштерде. Катнашучылар арасында Русиянең 13 төбәгеннән, Казахстаннан һәм Луганскидан командалар бар иде. Барлыгы 200дән артык кеше катнашты.
Гомумән алганда, чемпионат кысаларында 11 тематик ярыш, проектларны яклау һәм әйдәп баручы экспертлар белән эшләү булды. Ярышлар Чишмә районының “Патриот” паркында, шулай ук Архангель, Ишембай һәм Гафури районнарында узды. Республика Башлыгы Радий Хәбиров та “ГеоВызов”та катнашучылар белән очрашты. 22 сентябрьдә Чишмә районының “Патриот” паркы базасында масштаблы чараны ябу тантанасы узды.
"ГеоВызов"ның Гран-приен Санкт-Петербург тау университетының "Геоюниверс" командасы алды. Беренче урынны Казан федераль университетының “Геобарслар” командасы һәм Уфа Фән һәм технологияләр университетының “Нанесённые ветром” командалары бүлеште. Икенче урында - Урал дәүләт тау университетының "Разведка молотком" командасы, ә өченче урында - Көньяк Урал дәүләт университетының "Взрывные самоцветы" командасы.
Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык ("Роснедра") җитәкчесе Евгений Петров Башкортстанда II халыкара геология чемпионатын үткәрүне килештерде. Икенче тапкыр чемпионатта Кытай, Көньяк Африка, Нигерия, Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләреннән командалар катнашуы көтелә.
Фото: Эльвира Ямалетдинова.