

Уфаның Совет район суды Русия Тикшерү комитетының төбәк тикшерү идарәсе тикшерүчесенең Уфа тимер юл вокзалы начальнигына карата сак астына алу рәвешендә сак чарасы сайлау турындагы үтенечен карады. Ул зур күләмдә ришвәт алуда гаепләнә.
Суд утырышында тикшерүче гаепләнүчегә сак астына алу рәвешендә сак чарасы сайлауны сорый, ул ике аеруча авыр һәм бер авыр җинаять кылуда гаепләнә, алар өчен закон буенча 12 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза каралган.
Гаепләнүче һәм аның яклаучысы өй аресты рәвешендә сак чарасы сайларга үтенгән. Прокурор ярдәмчесе тикшерүченең үтенечен канәгатьләндерүне сораган.
Тикшерүченең үтенече канәгатьләндерелгән. Уфа тимер юл вокзалы начальнигына 2 айга, ягъни 2023 елның 2 ноябренә кадәр сак астына алу рәвешендә сак чарасы сайланган.
Уфа тимер юл вокзалы пассажирларының юл йөрүенә бу бернинди дә йогынты ясамый, әлбәттә.