Башкортстан халкы эшкәртүгә тапшырылган макулатура күләмендә ярышачак. Быел акция «Экосистема» Бөтенрусия экологик хәрәкәте эгидасы астында узачак. Акциядә катнашучыларга бумбатл.рф сайтында теркәлергә кирәк, анда алар команда яисә шәхси зачетта беренчелек өчен көрәшә алачак.
#Бумбатл нигезендә кәгазь чималны күбрәк тапшыручы ярыш кына түгел, ә балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында калдыкларны аерым җыю һәм эшкәртү темасына экологик дәресләр һәм лекцияләр үткәрү, заводларга, шулай ук компанияләрнең «Яшел» офисларына экскурсияләр оештыру да күз уңында тотыла.
Теләге булган һәркем, социаль челтәрләрдә креатив фото яисә видео урнаштырып, #бумбатл, #экосистема һәм #нацпроектэкология хештегларын күрсәтеп, креатив постлар конкурсында көрәшә алачак.
Узган елда #Бумбатл акциясе кысаларында Башкортстан халкы 16,78 тоннадан артык макулатура җыйган.
Мөһим акциядә быел да катнашыгыз, дуслар!
Фото: Башинформ