+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 октябрь 2023, 08:20

"Сез һәр авылда, һәр ихатада булырга тиеш!"

Җиденче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайның беренче пленар утырышы узды. Аның эшендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты.

"Сез һәр авылда, һәр ихатада булырга тиеш!""Сез һәр авылда, һәр ихатада булырга тиеш!"
"Сез һәр авылда, һәр ихатада булырга тиеш!"

Ул яңа сайланган депутатларны котлады һәм бу аларның һөнәри биографиясендә, иҗтимагый-сәяси тормышында бик мөһим адым булуын билгеләде.

"Сайлау кампаниясе белән бәйле дулкынланулар артта калды. Хәзер киеренке һәм бик җаваплы эш башлана. Шуны әйтергә кирәк: сайлаулар эшлекле, үзара хөрмәт һәм намуслы сәяси көрәш шартларында узды. Бүгенге катлаулы чынбарлыкта бергә эшләүнең мөһимлеген аңлаганы өчен барлык сәяси көчләргә рәхмәт.

Без депутатлар корпусының шактый яңартылганын күрәбез. Бу, җәмгыятьтә һәм икътисадта, республика тормышының барлык өлкәләрендә барган процессларны исәпкә алсаң, законлы. Узган чакырылышның эше авыр вакытларга туры килде. Алтынчы чакырылыш Корылтайның барлык сәяси көчләренең үлчәүле позициясе, диалогы республика халкы мәнфәгатенә команда эшенең яхшы үрнәге булып тора.

Депутатларның һәр буынының үз миссиясе бар. Беренче чакырылышлар базар икътисадына күчү шартларында Башкортстанның яңартылган законнары каркасын формалаштырды. Аннан соңгы чакырылышлар, илне һәм республиканы ныгытып, законнарны федеральнекенә туры китерде. Сезнең чакырылышның бурычы — республиканың киләчәк үсешенең закон нигезләрен камилләштерү. Без яңа чынбарлыкка яраклаштык. Тагын да көчлерәк булдык. Һәм, төзелгән базага, соңгы еллардагы мөһим казанышларга таянып, Башкортстанда "3.0" төзелешенә күчәбез. Башкача әйткәндә, безнең идарә командасы бүген республиканың үсеш векторларын 2030 елга кадәрге чорга планлаштыра", — диде Радий Хәбиров.

Төбәк Башлыгы, шулай ук, депутатларның муниципалитетларда республика һәм район чараларында катнашу тәртибенә аерым игътибар бирүне сорады. "Шулай ук, сайлаучылар мәсьәләләрен хәл иткәндә кешеләрне һәм бер-берегезне артык бюрократиядән коткарырга кирәк, дип саныйм. Сез һәр авылны әйләнеп чыгарга, мөмкин булса, һәр ихатада булырга тиеш. Кешеләргә депутат корпусы һәм, гомумән, хакимият эше турында сөйләү зарур. Аларны инициативалы бюджетлаштыру проектларын тикшерүгә һәм гамәлгә ашыруга активрак җәлеп итәргә, “Эшлекле гамәлләр” һәм “ППМИ” кебек проектларга яңа сулыш өрергә кирәк. Шулай ук “Башкортстан ихаталары”, “ФАПлар төзү”, “Подъездларны ремонтлау” һәм башка проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тотуга күбрәк игътибар бирү зарур. Бюджетның сарыф ителгән һәр сумы файда китерергә тиеш. Сездән, сайлаучыларның наказларын, халыкның фикерләрен һәм теләкләрен исәпкә алып, проектларны нәтиҗәле гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәр көтәбез.

Монда мәгълүматның тизлеге һәм уңайлылыгы аеруча мөһим. Социаль челтәрләрдән, Интернет битләреннән, мессенджерлардан һәм башкалардан активрак файдалануыгызны сорыйм. Сезнең бурыч — сезнең белән турыдан-туры элемтәгә керүне уңайлы итү”, — дип билгеләде республика җитәкчесе.

“Безнең төп бурычыбыз — илебезне, икътисадыбызны, оборона көчен ныгытуга, кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән курсны дәвам итү. Сезнең карашларыгызны, партия һәм сәяси платформагызны никадәр генә хөрмәт итсәм тә, хәзер бездә бер партия һәм бер фракция генә бар, дип саныйм: алар - Русияне һәм аның киләчәген саклау партиясе, Башкортстанны үстерү фракциясе”, — диде ул.


Фото: башинформ
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас