

Республикага идарә итү үзәгеннән белдерүләренчә, узган атнада юллар буенча мөрәҗәгатьләр янә беренче урында булган. Бу чорда ЦУРның мәгълүмат системалары әлеге тема буенча 679 мөрәҗәгать теркәгән. Икенче урында – торак-коммуналь хуҗалык, өченчедә төзекләндерү темалары өстенлек итә.
Юллар темасына берничә мисал. Туймазы шәһәренең Әгертамак бистәсендәге балалар бакчасына барып җитү хәзер күпкә уңайлырак булачак: бу юл ремонтланган. Туймазылыларның берсе август ахырында социаль челтәрләрдә яңа балалар бакчасы янындагы юл чокырларына зарланып язган. Башкортстанга идарә итү үзәгенең мәгълүмат системалары бу мөрәҗәгатьне теркәгән, ә Туймазы шәһәре хакимиятенең төзекләндерү бүлеге эшкә алган. Юлны ремонтлау инде планлаштырылган булган, өстәмә финанслауны көткәннәр. 21 сентябрьгә Әгертамак балалар бакчасы янындагы юл төзекләндерелгән.
Туймазыда хәл ителгән тагын бер инцидент. 10 сентябрьдә биредә яшәүчеләр социаль челтәрләрдә Комаров урамында юлның вакташ түшәлгән өлешенең асфальтланган тротуар белән тоташкан урыны уңайсыз булуына зарланган. Ачыклануынча, анда эш барган, Ленин проспектын реконструкцияләүне ул вакытта әле тәмамламаган булганнар. 20 сентябрьдә подрядчы оешма бу юлны төзекләндерү турында отчет тоткан.
Белорет районында Зигәзе елгасы аша күперне реконструкцияләгәннәр. 15 сентябрьдә объектны беренчел кабул итү узган. Күпернең авария хәлендә булуы һәм аңа ремонт таләп ителүе турында былтыр мартта социаль челтәрләрдә урындагы хатын-кызларның берсе язган. Мөрәҗәгатьне “Инцидент-менеджмент” системасы теркәп, Белорет районы хакимияте аны эшкә алган.
Хакимиятнең Капиталь төзелеш һәм ремонт бүлеге белгечләре күперне тикшереп, аны ремонтлауның максатка ярашлы булмавын ачыклагач, Зигәзе авылында яңа корылманы проектлау һәм төзү шушы елга планлаштырыла. Быел торглар уздырып, подрядчы оешма билгеләнгән. Ә июльдә эшкә керешкәннәр. Иске терәүләр сүтелеп, яңаларын тимер-бетоннан урнаштырганнар. Күпернең пролеты металлдан ясалган, яңа идән түшәлгән. Бу эшләрне башкару өчен ел ярым вакыт таләп ителгән, әмма нәтиҗә куандыра. Авыл халкы бу эшкә катнашы булган һәркемгә рәхмәт белдерә.
Уфа шәһәренең Калинин районында Мушников урамы, 5/1 адресы буенча балалар мәйданчыгын тәртипкә китергәннәр. 12 сентябрьдә социаль челтәрләрдә анда ремонт таләп ителүе турында бер уфалы язган. Хәбәрне “Инцидент-менеджмент” мәгълүмат системасы теркәп, Калинин районы эшкә алган. Икенче көнне районның коммуналь хезмәтләре белгечләре, урынга чыгып, балалар мәйданчыгын ремонтлаган.
Баймак шәһәренең Мәктәп урамында яктырткыч төзәтелгән, моны урындагы кеше мөрәҗәгать иткәннән соң эшләгәннәр. Баймак районы хакимиятендә электр тапшыру линиясе өзелгән, дип хәбәр итәләр. Районның коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре участокны тикшергән, ремонт эшләре үткәргән һәм 18 сентябрь иртәсендә урам яктырган.
Октябрьский шәһәрендә “Садовое кольцо” буенча 155нче йорт янында асфальт тергезелгән. 13нче мәктәп янындагы юлны ремонтларга кирәклеге турында социаль челтәрләрдә бер ир язган. Ачыклануынча, чокыр җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен ремонтлаганнан соң барлыкка килгән. Подрядчы компания проблема турында белгән: туфракның утыруын көткәннәр. 19 сентябрьдә эшләр башкарылган.
26 сентябрьдә Уфаның Ленин районы хезмәтләре “Хәвефле борылыш” юл билгесе янындагы ботакларны кисеп алган. Агачлар социаль челтәрләрдә яшәүче мөрәҗәгать иткәннән соң киселгән.