

Чарада катнашу өчен Русиянең 70 субъектыннан «Күпфункцияле үзәкнең иң яхшы төбәк челтәре», «Иң яхшы күпфункцияле үзәк проекты» һәм «Үзәкнең иң яхшы универсаль белгече» номинацияләре буенча 149 гариза бирелгән.
«Күпфункцияле үзәкнең эре төбәк челтәре» номинациясендә Башкортстан һәм Саха (Якутия) республикалары, шулай ук Воронеж, Калининград, Ростов, Рязань, Липецк, Ленинград өлкәләре һәм Мәскәү шәһәре үзәкләре җиңүче булды.
Фото: economy.gov.ru