+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
6 октябрь 2023, 08:45

Ирәмәлгә онлайн сәяхәт итегез

Көньяк Уралның иң биек түбәсенә хәзер онлайн күтәрелергә мөмкин.

Ирәмәлгә онлайн сәяхәт итегезИрәмәлгә онлайн сәяхәт итегез
Ирәмәлгә онлайн сәяхәт итегез


1582 метр биеклектәге Олы Ирәмәл тавы Көньяк Уралның иң биек түбәсе булып тора. Ел саен анда берничә дистә мең турист килә. Бигрәк тә 500 километр озынлыгындагы Көньяк Урал сукмагы составына керүче, Чиләбе өлкәсенең Түлүк авылыннан һәм Башкортстанның Николаевка авылыннан Ирәмәлгә җәяүлеләр маршрутлары популяр. Хәзер 40 километрлы Николаевка - Олы Ирәмәл - Түлүк маршруты Яндекс карта панорамаларында бар.
40 километрга сузылган 1273 панорама фотосы Николаевка һәм Түлүк авыллары буйлап виртуаль йөрергә, маршрут буенча тулысынча үтәргә, Ирәмәл түбәсеннән барлык якларга сокланырга, шулай ук маршрут буенча тукталышларны, чишмәләрне, яшәү урыннарын һәм визит-үзәкләрне өйрәнергә мөмкинлек бирә.
Панорама мобиль кушымтада һәм Яндекс карталарның десктоп версиясендә, панорама катламында бар.
Өстәге күренештәге панорамага сылтама: https://yandex.ru/maps/-/CDUtbBiN
Картаның гомуми күренешенә сылтама: https://yandex.ru/maps/-/CDUtbJlk
Фотолар өчен: https://disk.yandex.ru/d/4VVuydy08tMCcQ

Фото: Зөһрә ИСЛАМОВА.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас