+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 октябрь 2023, 10:17

Чакмагышта билгеле якташлары Өлфәт Мостафинны онытмыйлар

Бүген Чакмагыш районының Иске Бәшир авылында үз җиренең данлыклы улы, дәүләт эшлеклесе, 2018-20 елларда Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Өлфәт Мансур улы Мостафин истәлегенә универсаль спорт мәйданчыгы ачылды. Объект составында мини-футбол, баскетбол, волейбол, хоккей тартмасы, тренажерлы мәйданчык һәм мобиль чишенү-киенү урыны каралган.

Чакмагышта билгеле якташлары Өлфәт Мостафинны онытмыйларЧакмагышта билгеле якташлары Өлфәт Мостафинны онытмыйлар
Чакмагышта билгеле якташлары Өлфәт Мостафинны онытмыйлар

Чакмагыш халкы хөрмәтле якташлары исемен хәтерли һәм хөрмәт итә. Өлфәт Мансур улының «спорт кешене тәрбияли һәм тәртипкә сала, шуңа күрә минем өчен спорт беренче урында» дигән сүзләре алар өчен спорт белән шөгыльләнергә һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәү булып тора. Ел саен аның туган мәктәбендә волейбол турниры уздыру күркәм традициягә әйләнде.

Универсаль спорт мәйданчыгын ачу тантанасында Өлфәт Мансур улының якыннары – туганы Мансаф Мансур улы һәм хатынв Венера Муллаян кызы, Чакмагыш районы хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев, спорт министры урынбасары Артем Александрович; спорт министры урынбасары Артем Новиков, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, «Уңайлы спорт» төбәк партия проекты координаторы Фәрит Гыйндуллин, Башкортстанның Волейбол федерациясе башкарма директоры Сергей Кирпичников, Чакмагыш районы хакимияте вәкилләре, Советлар Союзы Герое Габдрахман Латыйпов исемендәге мәктәп укучылары, Иске Бәшир авылы халкы катнашты.

- Октябрь азагында хөрмәтле якташыбыз Өлфәт Мансур улы Мостафинның арабыздан китүенә өч ел тулачак. Без аның никадәр киң күңелле һәм ярдәмчел кеше, патриот булганлыгын, кече Ватанына һәрвакыт ярдәм иткәнен искә төшерәбез, - диде Реканс Фәнил улы.

Өлфәт Мансур улының хатыны Венера Муллаян кызы иренең туган авылын, туган ягының табигатен бик яратканын һәм бирегә кайтырга яратканлыгын билгеләп үтте.

Әлеге проектны гамәлгә ашыруга «Башнефть» ярдәмендә Социаль максатлы программалар фонды тарафыннан 11 млн. сум акча бүленгән. Республика капиталь төзелеш идарәсе заказчы булган, ә подрядчылар һәм төзүчеләр кыска вакыт эчендә эшләрне башкарган.

Яңа спорт мәйданчыгы Иске Бәшир авылы халкының яраткан урынына әверелер дип ышанабыз.

Фото: Чакмагыш районы хакимияте

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас